Заря
  • Рус Тат
  • Рациональләштерү – уңыш нигезе

    Узган атнада район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре малларны кышлатуга йомгак ясадылар һәм алда торган язгы чәчүгә әзерлекне тикшерделәр.

    Киңәшмә Кыркүлдә "Ясная поляна" бүлекчәсе территориясендә үтте. Бүлекчә җитәкчесе Айрат Хәйдәров катнашучыларны мөгезле эре терлекләр саны һәм сөрү җирләре күләме турындагы мәгълүмат белән таныштырды. Терлекчелек комплексында баш ветеринария табибы Харис Хәйбуллин җитәкчеләрне яңа туган бозауларга игътибар беләнрәк карарга чакырды. Яшь терлекләрне саклау турында сөйләгәндә, "Просто молоко" идарәче компаниясенең баш табибы Илгиз Латыйпов фермадагы терлекләр арасында йогышлы авыруларны сизелерлек киметергә һәм тудыру бүлеген дезинфекцияләргә мөмкинлек бирүче ингаляция җайланмасын актив кулланырга тәкъдим итте. Шулай ук бозауларга кырмыска кислотасы белән оетылган сөт эчертү турында сүз барды.

    Киңәшмәдә техниканы чәчүгә әзерләү мәсьәләләре дә телгә алынды. Бүлекчә карамагында булган агрегатлар мисалында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженеры Юрий Михайлов тырмалау һәм чәчү агрегатларын әзерләү турында сөйләде. Ул шулай ук куркынычсызлык техникасына да игътибар юнәлтте.

    Агроном Алексей Козин белән Россельхозцентр идарәсе филиалы начальнигы Фәнис Хаматгалиев туфракны һәм орлыкны чираттагы чәчүгә әзерләү турында сөйләделәр.

    Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Владимир Козонков быел яз көзге культуралар белән проблемалар булырга тиеш түгел, диде:

    - Көзге культуралар басуы район чәчү мәйданнарының 50 процентын һәм 25 мең гектарга якын тәшкил итә - бу безнең төп икмәгебез. Яз әлегә нормаль режимда уза - хәзер көчле суыклар юк, кырлар кардан арчылды, уҗымнар әле үсә башламадылар. Көзге ашлык әйбәт кышлар, дигән өмет бар.

    Район башлыгының сүзләренә караганда, ашламалар белән эшләр катлаулырак тора, алар район хуҗалыкларында уртача һәр гектарга берәр центнер кирәк. Һәр хуҗалыкка булган ресурслардан рациональ файдаланырга тәкъдим ителде: кырларның торышына карап, аларның бер өлешен күпьеллык үләннәргә кертергә кирәк, ләкин көзге культуралар һич тә өстәмә тукландырылмыйча калырга тиеш түгелләр.

    Семинарда орлыкларның сыйфат мәсьәләсенә дә кагылып үтелде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хуҗалыкларда чәчелә торган культураларның гомуми дәрәҗәсен күтәрү өчен бөртек алмаштыру буенча үзара ярдәм итешергә кирәк. Шулай ук орлыклык материалны сертификацияләү белән бәйләнгән документларны да тәртипкә китерү зарур. Терлекчелеккә кагылып, Владимир Константинович "Левашево тәҗрибәсе"н файдаланырга тәкъдим итте, алар көтүне җәйләүләргә апрель азагында чыгаралар, һәм инде май аенда савым шактый арта:

    - Терлек азыгы белән проблема булган "Ясная поляна"да иртә чыгару бик нык булыша,-дип белдерде башлык.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин кырларны известьлау проблемасына кагылып үтте, бу эш белән, ничек кенә кыен булмасын, шөгыльләнергә кирәк.

    Әлеге семинар таныштыру характерында да булды. Биредә "Ясная поляна"ның яңа җитәкчесе итеп хуҗалыкка айга якын идарә иткән Вилсур Алиуллов тәкъдим ителде. Ул район җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт әйтте, шулай ук киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм эшнең төп юнәлешләре турында сөйләде:

    - Без барыбыз да бирегә җыелдык, һәм җитәкчелекнең безгә битараф булмавын күрү безне рухландырып җибәрде. Төп юнәлешебез - терлекчелек. Алексеевск районы аның белән һәрвакыт дан тотты, һәм мин бездәге бик шәп база белән мул сөт алырга була, дип уйлыйм. Сыйфатлы продукция сату - табышлы эш, моның белән дөрес шөгыльләнергә генә кирәк. Төп бурыч исә үзеңне азык белән тулысынча тәэмин итүдән гыйбарәт. Шулай ук тудыру бүлекчәләре белән эшләүне көчәйтергә, кысыр сыерлар белән эшләргә кирәк. Бозауларга әчегән сөт эчерүгә күчү, вакцинация белән шөгыльләнү, вакытында ташлату мәслихәт. Ә җәйгә без көтүне нәтиҗәле тулыландыру өчен таналарны бер бүлекчәгә җыячакбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: