Район башлыгы Сергей Демидов язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләде
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы Сергей Демидов язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләде

Хезмәтегез өчен рәхмәт

Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатларга Әлфир Әхмәтвәлиев («Төньяк Алексеевск» ВЗП), Владимир Егоров (“Восток-Зернопродукт” АҖ), Алексей Кузьмин (“Алексеевск”  халык предприятиесе), Илнур Шәфигуллин (“Родина” колхозы) ия булдылар.

25 майга бөртекле-кузаклы культуралар 10 371 га мәйданда чәчелде. Шулай ук аграрийлар яфрактан тукландыру һәм чәчү җирләрен чүп үләннәренә каршы сиптерү белән мәшгуль.


Нет комментариев