Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы: «Тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә була»

Дүшәмбе көнне "Родина" колхозының товарлык сөт фермасында район башлыгы Владимир Козонков катнашында йомгаклау семинар-киңәшмәсе булып узды.

Район хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре сыер абзарларын карап чыктылар. Кунаклар шулай ук быел төзелгән вентиляцияле, профилакторие да булган тудыру бүлегенә һәм үгезләрне иң ахырдан симертү бинасына да керделәр. Бу бина сыер абзарларын республика капиталь ремонт программасы буенча реконструкцияләнгән. "Родина" колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов семинарда катнашучыларга хуҗалыкта терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә файдаланыла торган технологияләр турында сөйләде. Алардан грамоталы файдалану колхозга быел 30 миллион сум табыш алырга мөмкинлек биргән. Аеруча күп файда бирүче культуралар: соя, көнбагыш һәм кукуруз игү икътисадны үстерү факторларының берсе булган.


Район башлыгы Владимир Козонков, авыл хуҗалыгы елына йомгак ясап, аграрийлар өчен бу ел гадәти генә ел булмады, ләкин авырлыкларга да карамастан, район хуҗалыкларының җитештерүне арттыру өчен потенциалы бар, дип билгеләп үтте:


- Бездә резервлар артыгы белән. Бернинди яңа нәрсә дә кирәкми, бары тик технологияне үтәп, шуннан мөмкин кадәр күбрәк сөт, шулай ук уртача тәүлеклек үсеш кенә алырга кирәк. "Родина" мисалында без бер үк районда, бер үк икътисад һәм һава шартларында бер хуҗалыкта югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, икенчеләрендә кайбер күрсәткечләр буенча хәтта яртысына да җитә алмауларын күрәбез. Әгәр без нәрсәне дә булса алып җиткермибез икән, монда бары тик үзебезне генә гаепләргә кирәк. Ел йомгаклары буенча без ит буенча да, бозаулар алу буенча да узган ел дәрәҗәсендә эшләдек. Үсемлекчелек буенча кайчан шуның кадәр ашлык җыеп алуыбызны хәтерләмим. Кукуруз белән бергә барлыгы 150 мең тонна бөртекле ашлык суктырып алдык.Сүземне гомумиләштереп, шуны әйтәсем килә: нинди генә авырлыкларга да карамастан, ел ярыйсы гына узды. Ләкин киләсе елда терлекчелектә 5 процентка, үсемчелектә 10 процентка нәтиҗәлерәк эшли алачакбыз, дип ассызыклап әйтәм. Моның өчен резервлар бар. Биредә утыручыларны да, авыл хуҗалыгында эшләүче башка кешеләрне дә якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Бу - авыр хезмәт, терлекчеләрбәйрәмдә дә эшләячәкләр. Сезнең тырыш хезмәтегез аркасында республика кешеләре өстәлендә ипи, сөт һәм ит һәрвакыт бар. Шуңа күрә барыгызга да эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев