Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыклары басуларга чыгарга әзер

Моны техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү күрсәтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы техникасының әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр. Идарә хезмәткәрләре агропредприятиеләрнең һәм фермер хуҗалыкларының машина ишегалларында булдылар. Анда тракторлар, чәчкечләр һәм башка тагылма агрегатлар әзерлек сызыгына куелды. Хезмәткәрләр шулай ук мастерскойларда да булдылар, анда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре тәмамланып килә.

Моннан тыш, комиссия әгъзалары орлыклык материал саклана торган склад биналарын да карадылар. Әле тагын, белгечләр хуҗалыклардагы ашламаның җитәрлек күләмдә булу-булмавы белән кызыксындылар.

Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча, язгы кыр эшләренә йөз процентлы әзерлекне «Родина», «Алга» колхозлары, «Алексеевск» халык предприятиесе күрсәтте. «КШ-Агро» бүлекчәләрендә техниканы әзерләү төгәлләнеп килә. Үзара тикшерү барышында язгы кыр эшләрен үткәрүдә техник куркынычсызлыкка да игътибар бирелде.

Хәзер район аграрийлары, техникалар кырга чыга алсын өчен һава шартларының әйбәт булуын гына көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев