Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыклары чәчү эшләрен төгәлләп килә

16 майга 44 мең гектарга якын сабан культуралары чәчелде. Шуларның 25 гектарын бөртекле сабан культуралары тәшкил итә. Газетыбызның номеры чыккан вакытта язгы бодай чәчү тулысынча төгәлләнәчәк.

Җитештерү күрсәткечләре буенча иң яхшы чәчү механизаторлары билгеләнде.

Чәчү комплексларында эшләүче иң яхшы механизаторлар: Р. М. Хәмитов крестьян фермер хуҗалыгыннан Сергей Житин, 2000 гектар чәчкән, “Алексеевск” халык предприятиесеннән Алексей Кузьмин һәм «Родина» колхозыннан Илнур Шәфигуллин.

Чәчү агрегатларында эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны «Алга» колхозыннан Ринат Ситдыйков алды, ул ДТ-75 тракторында мең гектардан артык бөртекле культуралар чәчте. Икенче һәм өченче урыннарны «Родина» колхозыннан Фәрит Гатин (811 гектар) һәм «Трио» хуҗалыгында эшләүче Владимир Комиссаров (497 гектар) алды.

Техник культуралар һәм кукуруз чәчү белән мәшгуль иң яхшы механизаторлар - Виктор Иванов (Көньяк Алексеевск ВЗП), Дмитрий Свистунов (Төньяк Алексеевск ВЗП) һәм Евгений Мясников (ВЗП Биләр).

Терлекчеләр дә темпны киметми.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында бер көнгә 91,6 тонна сөт җитештерелә. Шуларның югары сортлы 81 тоннасы сатыла. Бер сыердан уртача 12,8 литр сөт савыла. Савым буенча «Родина» колхозы лидер булып тора, анда бер баш сыердан 21,7 кг сөт савалар. «Алга» колхозында да күрсәткечләр яхшы, анда заманча югары технологияле комплекс эшли. Анда көн саен 10 тоннага якын югары сортлы сөт җитештерәләр. Хуҗалыкта барлыгы 2379 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның 585е сыерлар. Агымдагы елның 4 аенда колхозда 1037 тонна сөт җитештерелгән (узган елга + 53 тонна). Бер сыердан савым 17,7 кг тәшкил итә. Шундый күрсәткечләр Миңнегөл Габидуллина җитәкчелегендәге ферма коллективының көйле хезмәте нәтиҗәсендә булдырылган (фотода уң якта).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев