Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыклары туңга сөрелгән җирләрне тырмалауны дәвам итә

18 апрельгә 15 мең гектардан артык җир тырмаланды. Кырларда 111 агрегат эшли.

Туфрак эшкәртү буенча «Родина» колхозы алда бара, анда инде 1670 гектар тырмаланган, бу планның 66% ын тәшкил итә. Шулай ук «Кызыл Шәрык - Агро» хуҗалыклары да яхшы темп җыйдылар, анда якынча җиде мең гектар җир тырмаланган.

«Алексеевск» халык предприятиесе басуларында 21 агрегат эшли, өч мең гектардан артык җир эшкәртелгән инде. Язгы - кыр эшләренең нәтиҗәлелеген хуҗалык белгечләре күзәтеп тора. Икътисадчы Елена Макарова, хисапчы Екатерина Гордеева һәм агроном Степан Скворцов механизаторлар Алексей Денисов, Алексей Кузьмин һәм Иван Сапожниковның көнлек эш башкару нормасын бәялиләр (фотода).

Күпьеллык үләннәрне тырмалау «ВЗП Северное» (1089 га), «ВЗП Биләр» (784 га), «Алга» (770 га) һәм «Родина» (800 га) колхозларында, Р.М Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгында (320 га) тәмамланган. «Южное Алексеевское ВЗП»да тырмалау ахырына якынлаша (74 %). Гомумән алганда, район хуҗалыклары 7,5 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлләделәр.

Моннан тыш, районда күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнеп килә. Күпьеллык үләннәргә ашлама кертүне «Кызыл Шәрык - Агро»ның барлык бүлекчәләрендә, шулай ук «Элита» хуҗалыгында һәм Р. М. Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгында төгәлләделәр. Ә «Родина» колхозы 800 гектар мәйданда көзге культураларны тукландыруны тулысынча төгәлләде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев