10 июльгә 28 мең тоннадан артык сенаж һәм 6,5 тоннадан артык печән әзерләнде. Печән әзерләүдә «Родина» колхозы алда бара, биредә ул 1440 тонна хәстәрләнгән инде
Район хуҗалыклары терлек азыгы белән беррәттән үсемлекләрне саклау чараларын да үткәрәләр. Мәсәлән, 50 мең гектарга якын җир – чүп үләннәрдән, 17320 гектар –корткычлардан һәм 12 мең гектарга якын җир авырулардан эшкәртелде. 48 һәм 20 мең гектардан артык мәйдан яфрактан һәм тамырдан тукландырылды.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы берләшмәләре чиста пар җирләрен эшкәртүне тулысынча төгәлләделәр.
Нет комментариев