Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда урып-җыю эшләре тулы куәткә бара

Хәзер кырларда игенчеләр көзге бодай һәм борчак уралар.

Бөртекле-кузаклы культураларны суктыруда «Алексеевск» халык предприятиесенең егермегә якын комбайны эшли. Аларның берсендә әтиле -уллы Асафьевлар эшли. Аграр колледж студенты Артем әтисе Игорь Асафьевның төп ярдәмчесе. Алар Коры Көрнәледән ерак түгел кырда борчак җыялар. 23 июльгә предприятие игенчеләре фаразлаганның 50% тан артыгын суктырдылар: 2000 гектарның 1300ен урганнар инде. Барлыгы 3350 тонна борчак суктырылган. Уңыш 1 гектарга 25,1 центнер тәшкил итә.

Көзге бодайны җыюга килгәндә, район игенчеләре мең гектардан артык мәйданда 4,7 мең тоннага якын бодай суктырдылар. Хәзерге вакытта уңыш әлегә 1 гектарга 38,1 центнер тәшкил итә. «Востокзернопродукт» комбайнчылары биредә 2682 тонна икмәк суктырган. Шулай ук көзге бодайны «ВЗП Төньяк Алексеевск» һәм «Алексеевск» халык предприятиесендә дә уралар. Алар белән беррәттән урып-җыюга кайбер КФХлар да керешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев