Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре 2021 ел уңышын җыюны дәвам итәләр

«Элита» көнбагыш урырга чыкты

14 сентябрьгә район хуҗалыкларына ике мең гектардан артык ашлык кукурузын җыясы калды.

Дүрт мең гектар мәйданны тәшкил иткән әлеге культураны 869 гектар гына урырга калды, кышка барлыгы 39 мең тонна силос өчен кукуруз салынган. Шулай ук район механизаторлары басуларда туңга сөрәләр һәм уҗымнар чәчәләр. Сишәмбе көнне 23 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән, шуның 1155 гектары арыш, калганы бодай өчен бүлеп бирелгән. Шулай ук «КШ-Агро» бүлекчәләрендә 186 гектарда рыжик чәчкәннәр.

Берничә көнгә җылы һәм коры һава торышы урнашты, «Элита» предприятиесендә аннан файдаландылар һәм көнбагышны җыюга керештеләр. Предприятие җитәкчесе Юрий Белов, басуда хәзер 3 комбайн эшли, дип билгеләп үтте.

«Бездә 370 гектар көнбагыш һәм әлегә уңыш, узган ел белән чагыштырганда, югары түгел. Хәзер һәр гектардан уртача 15 центнер уңыш җыябыз, узган ел 25 центнер иде. Эссе һәм коры җәй йогынтысыдыр. Шуңа бәйле рәвештә урып-җыю ике атнага иртәрәк башланды. Узган елларда көнбагышны октябрьдә генә җыйганнар, ә кайбер елларда ноябрь аенда да булган. Көнгә уртача 50 гектар суктырабыз, көнбагышны тагын да өлгертергә тырышабыз. Әгәр яңгырлар ява икән, ул дымлы булачак, һәм без уңышның 10% ын югалтачакбыз. Коллективыбыз бердәм, тырыш, инде 15 ел бергә эшлибез. Бу басуда тәҗрибәле комбайнчылар һәм шоферлар эшли: Алек-сандр Чубаков, Аркадий Павлов, Алексей Солтанов, Владимир Белов һәм Александр Денисов. Тагын дүрт механизатор туңга сөрүдә эшли», - ди бүген туган көне булган Юрий Леонидович.

Редакция коллективы тәҗрибәле җитәкчене туган көне белән котлый һәм аңа нык сәламәтлек, эшләренең чәчәк атуын һәм яхшы уңыш телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X