Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Родина» колхозында 1340 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә башланды

Төзелеш эшләре Бутлеровкадан ерак түгел алып барыла.

Төзелеп килүче объектта район башлыгы Сергей Демидов катнашында киңәшмә узды. Колхоз рәисе Ильяс Әхмәтов һәм Киров өлкәсеннән килгән төзүчеләр район башлыгына әлеге комплексны төзү планнары турында сөйләделәр. Беренче чиратта 428 баш сыерга абзар, бозаулату бүлеге һәм сыер саву залы төзү тора, анда 50 миллион сумлык җиһаз урнаштыру күздә тотыла. 40 башка исәпләнгән саву залында яңа типтагы «карусель» исемле яңартылган саву җайланмасы урнаштырылачак. Мондый җиһаз Россиядә әле беренче тапкыр гына урнаштырыла. Ул 2020 елның 1 сентябренә файдалануга тапшырылыр дип фаразлана. Бу комплекс колхозга сөт җитештерүне арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз, чөнки хуҗалык Юеш Көрнәле янында урнашкан ферманы да файдаланырга ниятли.

Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Әхмәтов Сергей Демидовка, көзге һәм язгы юлсызлык төзелешкә комачауламасын өчен, юл төзүдә ярдәм итүен сорады. Район башлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев