Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Родина” колхозында биш терәкле “Казанка” сугару системасы эшләтеп җибәрелде.

Яңа уңыш файдасына

Илебез территориясенең күп өлешендә климат, мәгълүм булганча, континенталь һәм шактый коры. Шуңа күрә бөртекле культуралардан бары тик җитәрлек итеп һәм даими төстә су сипкәндә генә мул уңыш алырга була. Үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартларны тудыру максатында басуларда махсус су сибә торган системалар төзелә.


Безнең районда сугару системаларыннан файдалану практикасы бар инде. Мәсәлән, бу Гомәров И.Н. һәм Гомәров И.И. крестьян-фермер хуҗалыкларында актив файдаланыла. Әлеге хуҗалыкларда су сиптерү җиһазы яшелчәләргә су сибүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев