Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Родникида яңа гаилә фермалары барлыкка килде

Сергей Демидов - фермерларга: «Сез булмасагыз, авыл да булмаячак»

Фермерларны Сергей Демидов котлады: «Сез булмасагыз, авыл да булмаячак. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Үз ягыбыздан без сезгә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер».

Биредә йөздән артык савым сыер һәм башка мөгезле эре терлек асрыйлар. Фермерлар Владимир Турушкин һәм Геннадий Антонов буш биналарны сатып алганнар һәм хәзер биредә ашлык саклау урыны, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау мастерское һәм ашханә урнашкан. Яңа эш урыннары да булдырылган. Грант акчасына фермерлар авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар.

Геннадий Антонов үз эшен шәхси ярдәмче хуҗалыктан башлаган. Беренче дәүләт субсидияләре ярдәмендә ул сигез баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплаган. Соңрак, 2021 елда, ул “Агростартап” программасында катнаша. 3 млн. сум күләмендә грант отып, сөтчелек юнәлешен үстерү белән шөгыльләнә башлый. Фермерның мөгезле эре терлек саны арта. Моннан тыш, Геннадий Антонов 82.1 Беларус тракторын, универсаль төягеч, трактор чүмече, пресс-җыйгыч сатып ала. Бүгенге көндә хуҗалыкта 40 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 22 сыер, 6 баш буаз тана һәм 12 баш яшь терлек бар. Биредә сыерларны ясалма орлыкландыру кертелгән. Малларны 100 башка исәпләнгән сыер абзарында, барысын да бер бинада тоталар. Сыерларны йөртү өчен карда да бар. Ә фермада төп җитештерү процесслары механикалаштырылган. Сыерларны саву күчмә саву аппаратлары белән башкарыла. Сыерларга су эчерү өчен автоэчергечләр бар. Хуҗалык кыш чыгу өчен азык белән тулысынча тәэмин ителгән.

Шул ук территориядә якташыбыз, офицер Владимир Турушкин үзенең КФХ В.И. Турушкин хуҗалыгын үстерә. Фермер 100 башка исәпләнгән сыер абзарында 75 баш мөгезле эре терлек асрый, шул исәптән 39 баш сыер, 10 баш буаз тана һәм 26 баш яшь терлек. Үзенең чәчү мәйданнары булган хуҗалык терлекләрне кышлату өчен тулысынча азык белән тәэмин ителгән.

Биредә мастерская да бар, анда механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Хуҗалыкта хәтта якты, иркен ашханә дә бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X