Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сабан культураларын чәчү төгәлләнде!

21 майга район хуҗалыклары 51 мең гектарга якын сөрү җире чәчтеләр.

Хәзер авыл хуҗалыгы оешмалары бөртеккә һәм терлек азыгына кукуруз чәчүне тәмамлыйлар һәм шуның белән язгы чәчү кампаниясен төгәллиләр.

Төгәл чәчү чәчкечләрендә эшләүчеләр арасында ВЗП «Төньяк Алексеевск» хуҗалыгыннан Дмитрий Свистунов иң яхшыларның берсе булып тора. Бу чәчүдә ул 490 гектар җир чәчте. Быел язгы-кыр эшләрендә ирешкән уңышлары өчен Дмитрий премия алды. Район башлыгы Сергей Демидов исеменнән аны авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Газинур Мусин (рәсемдә) котлады һәм акчалата бүләк алуга сертификат тапшырды. Сертификатлар шулай ук башка чәчү алдынгыларына да тапшырылды, алар турында газетаның узган саннарында язган идек. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда чәчүлекләрне корткычларга каршы эшкәртү буенча актив эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев