Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Саранча күрдегезме? Ашыгыч төстә шалтыратыгыз!

Кама аръягы төбәгенең кайбер районнарына саранча һөҗүм иткән, урыны- урыны белән болыннар һәм чәчүлекләр җитди зыян күргән.

Көтүләре белән йөрүче әлеге бөҗәкләрне июнь ахырында Чистай шәһәреннән ерак түгел Чишмә елгасының Камага коя торган тамагында күргәннәр. Корткычларны инсектицидлар белән юк итү өчен җир өстендәге техника һәм җиңел авиация эшкә тотынды. Белгечләр, аларның актив күчүе корылыктан, дип исәпли. Оператив күзәтеп тору өчен безнең район территориясендә тиз хәрәкәт итә торган төркем төзелде, анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозцентр белгечләре керде.
Саранчаны район үзәгендә яки авыл җирлекләрендә күргән очракта, бу хакта 2-45-43, 2-60-53 (эш вакытында) телефоннарына яки 8-9172-733-999 номерына (авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Сергей Турнинга) шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев