Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ә сез бәрәңге чәчәсезме?

Май бәйрәмнәре тәмамланды, бакча эшләре башланды. Һава шартларының уңай булуын гына көтеп торган бакчачылар бер минут та вакытын буш үткәрәсе килми. Яз көне ни чәчсәң, көз көне шуны урырсың, ди бит халык мәкале дә.

Соңгы елларда халыкның бәрәңгене аз чәчүе күзәтелә. "Каравы бигрәк мәшәкатьле" дип, күпләр сатып алуны хуп күрә башлады. Без үскәндә туган-тумача, күрше-күлән, җыйнаулашып, язын йомшак туфракка бакча тутырып бәрәңге утырта идек. Көзен әби-бабайларның, әти-әниләрнең: "Аллага шөкер ", - дип куанышулары без - бала-чагаларны да рухландыра. Йөгерә-йөгерә эре бәрәңгеләр чүплибез. Икенче икмәк баз авызына кадәр тула иде.

Альбина Җамалиева:

- Бәрәңгене үзебез үстерергә тырышабыз. Сатып алырга өлгерербез әле. Хайваннар, кош-корт асрамыйбыз: күкәй-итне сатып алабыз. Бакчаларда бөтен яшелчәне: помидор, кыяр, суган һ.бларны үстереп, алардан мул уңыш җыеп алабыз.

Ләйсән Фәйзуллина:

- Әйе, чәчәбез, мәшәкате зур, ләкин эшләмичә ашап булмый бит. Без гел күршеләр белән бергә гөрләшеп эшлибез, аннары рәхәтләнеп бакчада өстәл көйләп чәйләр эчәбез. Кемдер сатып ала инде, ләкин бәрәңге бик әйбәт булмаска мөмкин.

Наилә Арсланова:

- Бәрәңге диюгә, нишләптер җырлап җибәрәсе килә: "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле , бигрәк тәмле бәрәңге". Элек елларда бәрәңгенең уңышы да, тәме дә башка иде.

Хәзер бәрәңгене утыртасы да, ашыйсы да килми. Чәчсәң дә кортына ничә тапкыр агу сибәсе, эшкәртәсе, шуңа күрә азапланасы түгел. Без үзебез әз генә чәчәбез. Былтыр чыгышы әйбәт булды. Быел ничек булыр, яңгырлар яуса, җәйләр матур килсә, үзебезгә җитәр.

Халисә Хәбибрахманова:

- Бәрәңге чәчәбез, әмма күләмен елдан-ел киметә барабыз.

Дилә Нургатина:

- Безнең авылда да шактый хуҗалык бәрәңге үстерүне хупламый, мәшәкате күп, диләр. Нишләптер соңгы елларда бәрәңге уңышы төрлечә була башлады, сортларын алыштырырга тырышкан хуҗалыкларда да үзен акламый. Шуңа күрә күңел төшә, буш хезмәт булып тоела, диючеләр байтак.

Тик өметне өзәргә ярамый, ел-елга ошамый, дигән әйтемне истә тотып, бәрәңге үстерүдән бизәргә ярамый. Үзең үстергән ризык тәмле дә, кадерле дә. Авыл җирендә яшәп, үзең өчен бәрәңге үстерә алмасаң, ни яме бар инде ул бакчаның, Һавадан төшкәнен көтеп ятарга кирәкми.

Сәламәтлеге булган кеше гаиләсенә җитәрлек булса да бәрәңге үстерергә бурычлы дип саныйм. Без үзебез нәкъ шулай итәбез дә. Аллага шөкер, бәрәңге сатып алганыбыз юк. Җирне яхшы итеп эшкәртәбез, чүп үләннәргә җәелергә ирек бирмибез.

Бәрәңгенең төрле сортларын сынап карыйбыз, ел саен 4-5 төрле орлык чәчәбез. Үзебезгә дә, күчтәнәчкә дә җитә, арткан орлыкны сораучыларга бирәбез.

Резедә Денисова:

- Бәрәңге чәчүдән файда юк. Май башында утыртасың, җәй буе шул бәрәңгене тәрбиялисең. Чүбен утыйсың, су сибәсең, кортын җыясың... Ә көз җиткәч, кеше көлкесе, 1 яки 2 капчык бәрәңге җыеп аласың.

Элек, без яшь чакта ике баз, ике идән асты бәрәңге белән тулы була иде. Әле сата да идек. Быел чәчмәдек, сатып алырбыз дидек. Файдасын күрмибез, ә газабы җәй буена җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев