Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Шәхси мәнфәгать

Бүген профсоюз оешмасы гадәти хезмәткәр, эшче яки колхозчы өчен нәрсәне аңлата? Кеше бу оешмадан нинди ярдәм ала, кешеләр аларның эшен нәтиҗәле түгел дип табып, күпләп профсоюзны ташлаган заманнар, чыннан да, артта калдымы? Шул һәм башка нәрсәләр хакында "Ничек яшисең, профсоюз?" рубрикасы астындагы мәкаләләр сериясендә сөйләнелә. Бүгенге сөйләшү-агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзы...

Бүген профсоюз оешмасы гадәти хезмәткәр, эшче яки колхозчы өчен нәрсәне аңлата? Кеше бу оешмадан нинди ярдәм ала, кешеләр аларның эшен нәтиҗәле түгел дип табып, күпләп профсоюзны ташлаган заманнар, чыннан да, артта калдымы? Шул һәм башка нәрсәләр хакында "Ничек яшисең, профсоюз?" рубрикасы астындагы мәкаләләр сериясендә сөйләнелә.
Бүгенге сөйләшү-агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе вазыйфаларын башкаручы, район профсоюзларының координация советы рәисе Л.Матвеева белән.

-Лариса Никодимовна, бүген районның күпме агропромышленность комплексы хезмәткәренең профсоюз билетлары бар?
-Ни кызганыч, соңгы берничә елда безнең профсоюзның әле күптән түгел 1000 кеше тәшкил иткән әгъзалары саны бик нык кимеде. Оешмада бары тик "Алга" колхозы (200гә якын кеше) һәм "Агрохимсервис" предприятиесе хезмәткәрләре (тагын 50ләп кеше) генә калды. "Родина" колхозында зур профсоюз оешмасы бар иде, ләкин хәзер ул таркалды.
-Район агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең шактый өлеше эре холдинглар структурасына керде-бу аңлашыла. Ә калганнары ни диләр?
-Күрәсең, бу кешеләр профсоюздан элегрәк исәп тоткан нәрсәләрне алудан туктаганнардыр. Мәсәлән, бушлай юлламалар. Профсоюзлардан бик тә кирәкле социаль иминият фонды киткәч, мөмкинлек алар белән бергә китте. Дөрес, хәзер күп кенә профсоюзларда (шул исәптән АПК) акча бушлай юлламалар белән кире кайтарыла-әлегә зур булмаган санда. Былтыр Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча бушлай 40 юллама-районга берәр-бирелде. Быел санаторийга бер бушлай юлламаны без дә алырга тиешбез.
-АПК хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе нинди? Аны тоткарлаулар юкмы?
-"Алга"да 7 мең сумга якын ай саен, дөрес, авансларсыз бирелә. Хезмәт хакын тоткарлау очраклары тулаем районыбызга да хас түгел.
-Ә отпусклар? Элек терлекчелектә моның белән проблемалар булды, фермада эшләүче хатын-кызны алмаштырырга кеше юк иде.
-Шул ук "Алга"да отпусклар буенча нигезләмәләр үтәлә, дип кенә әйтә алам, профсоюз оешмасы һәм хуҗалык администрациясе арасында төзелә һәм бөтен гарантияләр языла торган күмәк килешү бар. Күтәренке катлаулылыктагы һөнәр ияләре-механизаторлар, сыер савучылар өчен төп ялга өстәмә төстә 2-3 түләүле көн каралган. Биредә хезмәтне саклау буенча да бик күп эшләнә-барлык шундый позицияләр буенча бу оешма бик имин.
-Кадрларны авылда беркетеп калдыру проблемасы бармы?
-Бу хуҗалыкта эш урыннары була торып, аларны тутырыр өчен кеше булмау мәсьәләсе бүгенге көндә юк. Биредә зур терлекчелек комплексы төзелә, тагын берне төзү планлаштырыла. Предприятие үзенең эшче көче белән тулысынча тәэмин ителгән, аның нигезен урта яшьтәге авыл кешеләре тәшкил итә. Ә менә "Ясная поляна"да бу проблема бар, анда эшләүчеләр җитешми. Хәзер без башка холдинг-"Кызыл Шәрык" хезмәткәрләренең баш предприятие профсоюзына керү мөмкинлеге барлыгын исәпкә алып, бу бүлекчәдә профсоюз оешмасын торгызырга маташабыз.
-Сезгә хезмәт бәхәсләрен хәл итү мәсьәләсе буенча профсоюз әгъзаларының мөрәҗәгать иткәне бармы?
-Оешмабызда берничә йөз кеше исәпләнгәндә һәм мин АПК профсоюзлары райкомының азат ителгән рәисе булганда, чыннан да, шундый мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Хәзер АПК хезмәткәрләренең республика комитетында да, республика профсоюзлары федерациясендә дә оешма әгъзаларына хезмәт бәхәсләре буенча бушлай юридик консультацияләр мөмкинлеге бирелә. Федерациянең юридик хезмәте хәтта (шулай ук бушлай нигездә) профсоюз әгъзасының судта мәнфәгатьләрен якларга алына. Минемчә, хәзерге тормышта бу бик тә мөһим ярдәм.
-Җирле пропискалары булган авыл кешеләренә хезмәт мигрантлары көндәшлек тудыра алалармы?
-Чит илдән эшче көчне сезонлы тарту төбәгебезнең авыл хуҗалыгына хас нәрсә түгел. Районга, чыннан да, шактый күп кеше күчеп кайта, аларның күбесе авылда төпләнеп кала. Кайткан кешеләрнең шактый өлеше яшәү урыны итеп Юеш Көрнәлене сайлый, эш урыннары "Родина"да табыла, шунда ук төпләнеп тә калалар. Хезмәт базарында ниндидер киеренкелек күзәтелми: авыл хуҗалыгы производствосы хезмәтчәненең хезмәт хакы түбән булу аркасында авыл кешеләренең күбесе АПК белән бәйләнмәгән һөнәр сайлый яки районнан бөтенләй китеп бара.
-Социаль партнерлык принципларында профсоюз әгъзаларының мәнфәгатьләре ничек яклана?
-Профсоюзларның республика комитетлары үзләренең профиль министрлыклары белән килешүләр төзиләр, анда эшләүче профсоюз әгъзалары өчен база гарантияләре языла. Барысы да Хезмәт Кодексы нигезендә эшләнә, өстәмә чаралар: матди түләүләр, отпускларга өстәмә көннәр һәм башкалар карала. Килешү, мәсәлән, хезмәт базарында тиз алмашына торган шартлар аркасында хезмәт хакын индексацияләү кирәклегенә вакытында илтифат итү өчен бер елга төзелә.
-Бүген үзҗитешле предприятиеләр, шул исәптән агропром системасында да, сирәк күренеш түгел. Мондый хуҗалык үз көчләре-хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт шартларын яхшырту юлы белән хезмәтчәннәр өчен күп нәрсә эшли ала. Монда профсоюз кирәкме? дигән сорау килеп туа.
-Сез сөйли торган нәрсәләр барысы да гадел. Хезмәтчәннең мәнфәгатьләрен бары тик профсоюз оешмасы гына яклавын онытырга ярамый. Күмәк килешү төзегәндә, Хезмәт Кодексы Нигезләмәләренә таянып, хезмәтчәннең мәнфәгатьләрен нәкъ менә ул тәкъдим итә. Әгәр андый килешү булмаса, кешене җитәкчелекнең күңеленә читтән башка белгеч хуш килүе аркасында гына эштән азат итәргә мөмкиннәр. Производствода җәрәхәт алганда да администрация эшче ягында түгел: эш урынында имгәнү зыян күрүченең үзенә генә түгел, ә бәлки аның тәрбиясендә торучыларга да гомер буе акча түләп торуны күздә тота. Шуннан җитәкчелекнең инцидентның авырлыгын киметеп күрсәтергә омтылуы килеп чыга да инде. Әгәр андый хәл булса, гаделлекнең тантана итүенә нәкъ менә профсоюз оешмасы ирешергә тиеш. Исегезгә төшерәм: зыян күрүчегә компенсация эш бирүченең кесәсеннән түгел (кайчак шулай санала), ә РФның социаль иминият фондыннан түләнә. Шуңа күрә предприятие хуҗасы һәр хезмәтчәнен мәҗбүри социаль иминиятләштерүне тәэмин итәргә бурычлы.
-Сезнең үзегезнең матбугат органыгыз бармы?
-Республика профсоюзлары федерациясе "Новое слово" газетасын бастырып чыгара. Басма кыйммәт түгел, ләкин эчтәлекле һәм файдалы. Анда җитәкче белән хезмәтчәннең үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы бик күп сорулар буенча төрле материаллар бастырыла, шулай ук бик тә популяр "Профсоюзы консультируют" сорау-җавап рубрикасы да бар. Бу газетага язылуны бөтен кешегә тәкъдим итәм-сез анда бик күп файдалы мәгълүматлар табарсыз. Аларны Интернеттан эзләп, бик күп вакытыгызны әрәм итәргә туры килер иде.
-Лариса Никодимовна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә профсоюз хәрәкәте эшендә уңышлар һәм активлык телим.
-Рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев