Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөт бирүче куллар

1 июньдә Алексеевск районының "Родина" колхозы базасында машина белән саву осталары, көтүне яңарту һәм тулыландыру технологларының конкурсы булып узды, анда районның 15 фермасыннан 40тан артык иң яхшы сыер савучы һәм орлыкландыручы катнашты.

Җиңү өчен машина белән саву операторлары билгеле бер вакыт эчендә саву аппаратын сүтеп җыярга, шулай ук тестларга җавап биреп, сыерларны саву һәм карау өлкәсендә теоретик белемнәрен күрсәтергә, орлыкландыручылар исә, ясалма орлыкландыру буенча күп кенә сорауларга җавап биреп, орлык сыекчасын дөрес итеп эретергә һәм сыерларны орлыкландыруда үз белемнәрен күрсәтергә тиеш иделәр. Конкурсантларның белемен һәм осталыкларын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе һәм Чистайның "Потенциал" нәсел предприятиесе белгечләре бәяләде.
Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннар алган иң яхшы өч сыер савучы ике һәм өч тактлы саву аппаратлары белән саву буенча мастер-класс үткәрделәр. Төп хаталарны районның баш ветеринария табибы Харис Хәйбуллин күрсәтте, ул аерым басымны маститны булдырмауга ясады.
Сыер савучылар арасында Гөлсирә Гатина конкурста җиңеп чыкты, орлыкландыру өлкәсендә шул хуҗалык хезмәтчәне Ринат Хисамиев иң яхшы белемен күрсәтте.
Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков, җиңүчеләрне бүләкләп: "Бүген сез күрсәткән югары профессионализм, шулай ук тәҗрибә уртаклашу райо-ныбызга алда барырга, республика кешеләрен югары сыйфатлы сөт белән тәэмин итәргә булыша, - дип ассызык-лап әйтте. - Күз алдына китереп карасаң, район терлекчеләре ел саен сөтне 5-6 тимер юл составы кадәр савалар".
Колхоз рәисе Илгизәр Әхмәтов үз хезмәткәр-ләрен, алар үз эшлә-ренең фанатлары, хез-мәтләрен җаваплы башкаручы хуҗалык лидерлары, дип атады, ә бу әйбәт нәтиҗәләр бирә, диде. Орлыкландыручы Ринат Хисамиевның эш күрсәткечләрен күрсәтте, ул 100 сыердан 104 бозау ала.
Конкурста җиңеп чыккан Гөлсирә Гатина: "Җиңәрмен, дип уйламаган да идем, чөнки хуҗалыгыбызда башка система механизмнарына күчкәч, өч ел инде мондый аппаратларны файдаланганыбыз юк, - диде, - кулларым нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген хәтерлиләр икән әле. Бу җиңүемә бик шатмын".

САННАР

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә-се мәгълүматлары буенча 7 июньгә районыбызда көн саен 103 тонна сөт савып алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев