Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

су басты

Көннең кискен генә җылытып җибәрүе бертуктамый коеп яуган яңгыр, ә аннары ялтырап чыкан кояш белән бергә гадәти булмаган хәл китереп чыгарды, ә район үзәге кешеләре күп еллар эчендә беренче тапкыр резин итекләр кияргә һәм мартта ук кулчатырлар тотарга мәҗбүр булдылар. Күп урында яңгыр сулары ага торган тор-баларның эче боз һәм...

Көннең кискен генә җылытып җибәрүе бертуктамый коеп яуган яңгыр, ә аннары ялтырап чыкан кояш белән бергә гадәти булмаган хәл китереп чыгарды, ә район үзәге кешеләре күп еллар эчендә беренче тапкыр резин итекләр кияргә һәм мартта ук кулчатырлар тотарга мәҗбүр булдылар.

Күп урында яңгыр сулары ага торган тор-баларның эче боз һәм чүп-чар белән тулган булып чыкты, бу аларның тыгылуына һәм күлгә охшаган зур-зур күлләвекләр хасил булуга китерде. Кайбер урыннарда андый торбаларның булмавы күп кенә административ һәм социаль объектлар янына килүне кыенлаштырды. Ташкын су халыкка да мәшәкатьләр китереп чыгарды. Өйләр, гаражлар, сарайлар, базлар, подвалларга су тулды.
Иң зур проблеманы кырлардан агып төшә торган су тудыра. Инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов сүзләренә караганда, гадәттә урмандагы кар тыгыз була һәм язгы суларны тотып тора. Ләкин көннәрнең җылы булуы, яңгырлар һәм кояш аркасында кар бик тиз эрегән һәм табигый киртәләр җимерелгән. Зур су массалары район үзәгенә якынайган. Оренбург юлы буена җыелып, ул чүп-чар белән тыгылган, суүткәргеч торбаларны бәреп чыккан һәм бистәне басып киткән. Бигрәк тә Халев, Чехов, Совет урамнары зыян күргән.
- Кайбер урыннарда без, тимер щитлар куеп, ул торбаларны яптык, Толстой урамы су басудан шулай коткарылды, - диде ул.
Чыннан да, бистәдә су күп. Бигрәк тә Совет урамы, 27нче өй тирәсендәге су белән тулган мәйдан гаҗәпләндерә. Халыкта "Хезмәткә дан" буларак билгеле өй Венециягә әйләнде. Кешеләр үз фатирларына резин итекләрдән башка керә алмыйлар, ә подвалларга ургылып су ага.
Бистәдә эшләүче коммуналь хезмәтләр МЧС, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре белән бергә зыянны киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр: торбаларны чистарталар, өйләрдән насос белән суны суыртырга булышалар, ком һәм кардан буалар ясыйлар, кешеләргә кулларыннан килгән яр-дәмне күрсәтәләр.
Совет урамында яшәү-че Александр Дубровин: "Биш тавыгым югалды һәм чак кына, башка урынга күчереп, дуңгыз балаларымны саклап кала алдым, - ди моңсу гына итеп. - Әгәр су тагын 10 сантиметрга күтәрелсә, мин алардан да коры калачакмын. Бу тирәләрдә су сишәмбе көнне көндезге 3ләрдә күтәрелә башлады. Суны суыртып алуны оештырган һәм өйгә су керергә ирек куймаган Владимир Мишечкинга рәхмәт. Әлегә килгән зыянны бәяләп булмый, ләкин мунчамда һәм сараемда су дәрәҗәсе 1 метр.
Ләкин хезмәткәрләр, ни кызганыч, гел өлгереп бетә алмыйлар. Мәсәлән, Халев урамындагы 44нче өйдә яшәүчеләргә, барлык инстанцияләргә ярдәм сорап шалтыратуларына карамастан, ярдәм тәки килә алмаган. Аларга өйләрдән балаларын, яннарында гына коткаручылар, янгын сүндерүчеләр һәм милиция эшләсә дә, үзләренә чыгарырга туры килгән.
- Аларның берсе дә безнең белән элемтәгә кермәде, - ди Лидия Сальцинина, - хәлебезне беркем сорашмады һәм ярдәм тәкъдим итмәде. Без тәрәзә аша билдән бозлы суга кереп, балаларыбызны (алар арасында ике яшьлек бала да бар иде) үзебез чыгарырга мәҗбүр булдык, чөнки су басымы югары булганлыктан, ишекләребезне ача алмадык.
Моннан тыш, район үзәгендә аңсыз автомобиль йөртүчеләр дә уңайсызлыклар тудыралар. Кайчак җәяүлеләр яныннан алар чәчрәгән су киемнәрен пычратсын һәм кәефләрен бозсын өчен юри тизлекләрен арттырып узалар кебек тоела.
Авылларда исә бераз башкачарак хәл. Ромодан авыл җирлеге башлыгы Владимир Репин үзләрендә авыл кешеләренең буалардагы су агызу торбаларын чистартып, язга алдан әзерләнүләре аркасында җитди хәлләр булмавын хәбәр итте. Ләкин көннәр җылытуны сизми калганнарның су сарайларына да, башка каралты-кураларына да тулган. "Ләкин куркырлык нәрсә юк, - дип ышандырды безне башлык. Ә Биләрдә, җирлек башлыгы Николай Портнов сүзләренә караганда, Билярка елгасының төп юлыннан 4-5 метр ерак-лыкта урнашкан бер өйне су баскан. Анда яшәүче кеше эвакуацияләнгән һәм хәзер ир туганында яши икән. Гомумән, хәл контрольдә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев