Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техника карауга мохтаҗ

Физик затларның тракторларына еллык техник карау үткәрү сроклары билгеләнде.


Алексеевск районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы Фәнис Бакиров хәбәр итүенчә, үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмаларына - алар бүгенге көндә районда 468 һәм 157әү - билгеләнгән график буенча үтәчәк.
20 майда - транспорт чараларының техник торышы Юеш Көрнәледә (9.00), Лебединода (10.00), Березовая Гривада (11.00) һәм Новоспасскида (13.00); 21 майда - Левашевода (9.00), Войкинода (10.00) һәм Базяковода (11.00); 22 майда - Ялкын авылында (9.00), Караваевода (11.00) һәм Гурьевкада (10.00); 23 майда - Ромоданда (9.00), Масловкада (11.00) һәм Савинск бистәсендә (10.00); 24 майда - Кыркүлдә (9.00), Коры Көрнәледә (10.00), Зур Тигәнәледә (11.00) һәм Әшнәктә (14.00); 27 майда - Урта Тигәнәледә (9.00), Түбән Тигәнәледә (10.00), Родникида (11.00) һәм Тиган Булакта (12.00); 28 майда - Сахаровкада (9.00), Речноеда (10.00), Кыр Шунталысында (11.00) һәм Кызылъярда (13.00); 29 майда - Зур Полянкада (9.00), Кр. Баранда (10.00) һәм Александровкада (11.00); 30 майда - Биләрдә (9.00), Шәмәдә (11.00) һәм Кр. Горкада (13.00); 31 майда - Урманасты Шунталысында (9.00), Ар. Баранда (10.00), Югары Татар Майнасында (11.00) һәм Чув. Майнада (13.00); 3 июньдә Зирекледә (9.00), Мораса (11.00), Уракчыда (9.00) һәм Приозерноеда (10.00) тикшереләчәк. Барлык авыл җирлекләрендә дә техник карауны үткәрү урыны - җирле үзидарә Советы бинасы янында. Алексеевск һәм Лебяжьеда техник карау 4 июньдә иртәнге сәгать 9да булачак.
Дәүләт техник каравын үткәрү өчен паспорт, үзйөрешле машина паспорты, теркәү турында таныклык, ОСАГО полисы, тракторчы-машинист таныклыгы, түләү турында квитанция, шулай ук ышаныч язуы кирәк.
Дәүләт техник күзәтчелегенең яңа адресы: Куйбышев урамы, 85 йорт. Сораулар белән 2-32-74 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев