Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техника тикшерелде

Узган атнада язгы кыр эшләрен үткәрүгә агропромышленность комплексының әзерлеген эшче комиссия бәяләде.

"Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты" директоры Марат Таһиров рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Россельхозцентр"ның район идарәсе һәм филиалы белгечләре кайбер хуҗалыкларга бардылар. Сайлап алынган авыл хуҗалыгы предприятиеләре техниканың әзерлеге, хезмәтне саклау буенча таләпләрнең, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлеше буенча бәяләнделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш инженер Юрий Михайлов сөйләгәнчә, комиссиянең эш нәтиҗәләре буенча беренче урын "Родина" колхозына бирелгән. Биредә тракторлар һәм тагылма техниканы ремонтлау төгәлләнгән. Хуҗалык сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителгән, хезмәтне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Икенче урынны лаеклы төстә "Алексеевск" халык предприятиесе алган. Анда 30 ремонтланган трактор, 7 чәчү комплексы, 32 культиватор, 10 тырма агрегаты кардан чистартылган мәйданга куелган. Җитәкче сүзләренә караганда, чәчү компаниясе вакытында орлыклар кайтару белән проблема булмаячак. Призлы урыннар алмаган, ләкин ремонтланган техниканы әзерлек сызыгына куйган хуҗалыкларны билгеләп үтәсем килә. Мәсәлән, "Алга" колхозында бөтен тагылма инвентарь агрегатланган, тракторларны һәм орлык төягечләрне ремонтлау төгәлләнгән, орлыклык материал җитәрлек. Аграр колледжның зур булмаган уку хуҗалыгы да кыр эшләренә әзер. Шул ук вакытта комиссия әгъзаларының "Кызыл Шәрык" хуҗалыкларында техника әзерлеге буенча сораулары булды, биредә тракторлар ремонтлау һаман да төгәлләнмәгән. Кырга чыгарга калган вакыт эчендә барлык хуҗалыкларда булган җитешсезлекләрне бетерергә кирәк. Язгы кыр эшләренең бөтен комплексын оешкан төстә үткәрү зарур.

- Тракторларны һәм тагылма инвентарьны сыйфатлы һәм вакытында ремонтлау киләсе уңышны формалаштыруда мөһим нәрсә булып тора. Үзара тикшерү безгә һәр хуҗалыкта әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте, - диде Юрий Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев