Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техниканы – кышкы саклауга

Күпьеллык традицияләр буенча кыр эшләренең төп циклы төгәлләнгәч, республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләренең бушап калган авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую һәм киләсе ел кыр эшләренә әзерлекне оештыру мәсьәләләре күчмә комиссияләр тарафыннан бәяләнә. Быел безнең районда шундый чара 16 октябрьдә узды. Кояшлы көн кәефне күтәрде, машина йорты һәм ремонт мастерскойларында эш торышына...

Күпьеллык традицияләр буенча кыр эшләренең төп циклы төгәлләнгәч, республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләренең бушап калган авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую һәм киләсе ел кыр эшләренә әзерлекне оештыру мәсьәләләре күчмә комиссияләр тарафыннан бәяләнә.

Быел безнең районда шундый чара 16 октябрьдә узды. Кояшлы көн кәефне күтәрде, машина йорты һәм ремонт мастерскойларында эш торышына кәеф өстәде.
Комиссия төрле милек формалары хуҗа-лыкларында булды. Җитәкчеләр, белгечләр һәм механизаторларның эшкә җаваплы карашын билгеләп була. Ачыкланган вак-төяк җитешсезлекләрне 1-2 көн эчендә бетерергә вәгъдә ителде. Техниканы сыйфатлы кышкы саклауга кую зарурлыгы турында беркемне дә инандырырга кирәкми. Зур булмаган көзге чыгымнар-язын басуга чыкканда аз чыгымнар нигезе.
Эш барышында комиссия хуҗалыкларны берничә күрсәткеч буенча бәяләде. Бу - бөртекле ашлык, терлек азыгы чабып җыю комбайннарын, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын саклауга кую, машина-трактор паркы территорияләрен төзекләндерү, ремонт-хезмәт күрсәтү базасын әзерләү.
Иң күп баллны "Родина" колхозы җыйды. Җитәкче сүзләренчә, бернинди ашыгулар да булмаган, барлык эшләр дә план буенча башкарылган, шуңа нәтиҗәсе дә күз алдында. Рейтингта-"Востокзернопродукт" предприятиесенең 1 отряды (Ромодан т.п.) - икенче урында. Базяково торак пунктының машина йорты да яхшы хәлдә, анда барлык биналар да тәртиптә, булган техника саклау зоналары буенча куелган, аслыкларга күтәртелгән, тәгәрмәчләре агартылган. "Ясная Поляна" ЧҖҖның катлаулы һәм кыйммәтле техникага сак карашы сөендерде, Кыркүл авылы ангарына урнаштырылган машиналар киләсе авыл хуҗалыгы елы язын тын гына көтәләр. Коры Көрнәле торак пунктында да эшкә кайгыртучан караулары билгеләп үтелде, анда үзебездә җитештерелгән бөртекле ашлык урып-җыю комбайннары ындыр табагына урнаштырылган.

Юрий Михайлов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек

идарәсенең производство-маркетинг бүлеге буенча
консультанты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев