Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Алексеевск районында азык әзерләү дәвам итә. 28 июньгә 25030 тонна сенаж әзерләнгән инде.

Азык әзерләү районыбызның барлык эре хуҗалыкларында: «Кызыл Шәрыкъ» бүлекчәләрендә, «Алексеевск» халык предприятиесендә, «Алга» һәм «Родина» колхозларында һ.б.ларда бара. Хәзер чабылган күпьеллык үләннәрнең күп өлеше сенажга бара. Аграрийлар икенче чабымнан җитәрлек күләмдә печән әзерләргә планлаштыралар, ул әлегә нибары 128 тонна гына әзерләнгән. Азык әзерләү эшләренең барышын бәяләү өчен без «Төньяк Алексеевск» ВЗПда булдык, анда Сахаровкадан ерак түгел кырда ике азык әзерләү комбайны һәм берничә йөк машинасы эшли. «Әлегә һава торышы яхшы, тизрәк җыеп алырга тырышабыз. Чабылган үләннәрнең дымлылыгы нәкъ менә сенаж өчен туры килә. Әлегә аны әзерлибез генә», - ди комбайнчы Сергей Машуков (фотода уң якта).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев