Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләү бара

"Алга" колхозында яңгырлар вакытында бөтен эш, шул исәптән терлек азыгы әзерләү дә, тукталып торган иде. Атна буе яңгыр яуганнан соң ялтырап кояш чыкты, һәм игенчеләр яңадан берьеллык үләннәрдән сенаж салуга керештеләр.

"Алга" колхозының баш агрономы Мидхәт Зәйдуллин хәбәр иткәнчә, әлеге культураларны чабуда Рәмис Фәретдинов - "Полесье" комбайнында, Әлхәт Галләмов "КСК-100"дә эшлиләр. Радик Гыйззәтов Илдар Чәпчәков белән "Б-1211" тракторларында һәм Фәнис Әхмәтов "КамАЗ"да яшел массаны траншеяларга ташып торалар. Ә Рәфәгать Гыйззәтов "Т-150" тракторында һәм Илгиз Гатауллин "ХТЗ"да аны тигезлиләр һәм тыгызлыйлар.

Тулаем алганда, бүгенге көнгә 4300 тонна сенаж салынды.

Сүз уңаеннан әйткәндә, бу көннәрдә колхозда әле тагын рапс та чәчелә. 20 июль мәгълүматлары буенча 250 гектар әлеге культура чәчелде инде. Чәчүдә Ильяс Курмаевның "СЗП-3,6" агрегаты эшли. Эшләр бер сменада алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев