Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчеләр йомгак ясый

Шимбә көнне, 14 гыйнварда, "Алга" колхозы базасында 2011 елда терлекчеләрнең эш йомгаклары буенча район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булды. Семинарның гамәли өлеше сыер, бозау абзарларына һәм симертү мәйданчыгына баруны үз эченә алган иде. Монда алгалыларның барысы да тәртиптә. Терлекләрне яшәүләренең барлык стадияләрендә асрау өчен бик яхшы шартлар бар. Бары...

Шимбә көнне, 14 гыйнварда, "Алга" колхозы базасында 2011 елда терлекчеләрнең эш йомгаклары буенча район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булды.

Семинарның гамәли өлеше сыер, бозау абзарларына һәм симертү мәйданчыгына баруны үз эченә алган иде. Монда алгалыларның барысы да тәртиптә. Терлекләрне яшәүләренең барлык стадияләрендә асрау өчен бик яхшы шартлар бар. Бары тик аларда гына диярлек махсус саву, терлек азыгын салатландыру, бозауларга кирәк чакта туңдырылган угыз сөте эчерү тиешенчә оештырылган. Сыерларны ясалма орлыкландыру бик югары дәрәҗәдә алып барыла. Гомумән, ветеринариягә яки продукцияне лабораториядә тикшерүгә кагылышлы бөтен нәрсә хуҗалык җитәкчесе Тәлгат Хамматовның катгый контролендә тора. Димәк, эшкә шулай караганда сөт җитештерүне арттыру нормаль закончылык булып санала.
Семинарның теоретик өлеше авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусинның докладыннан һәм район башлыгы Владимир Козонковның йомгаклау сүзеннән торды. Докладта, атап әйткәндә, хуҗалыклар мөгезле эре терлекләр санын киметүгә юл куйдылар, сөт җитештерүне узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 процентка азайттылар, дигән сүзләр яңгырады. Игътибар бозаулар алу һәм аларны саклап калу проблемаларына бирелде. Күрсәткечләрне киметүгә юл куйган хуҗалык җитәкчеләре каты тәнкыйтькә дучар ителде.Докладның финал өлеше 2012 елда тармакны үстерү перспективаларына багышланды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев