Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Төп бурыч – савымны арттыру

Шимбә көнне районда малларын кышкы асрауга күчерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды, анда җиде күрше район терлекчеләре катнашты.

Семинарның практик өлеше тикмәгә генә Левашевода «Кызыл Шәрекъ» терлекчелек комплексы базасында узмагандыр.

Бу комплекс районда гына түгел, ә бәлки округта да иң яхшыларның берсе булып тора. Терлекчеләр малларны ашату, савым сыерларны, бозауларны ашату һәм асрау технологиясе белән таныштылар.Семинарда катнашучылар шулай ук терлекләргә ничек итеп җылы су эчерүләрен карадылар. Кунаклар моннан тыш сөт блогы, сөт лабораториясенең эшен күрделәр, шулай ук ветеринария табибы кабинетын һәм ясалма орлыкландыру пунктын да карап йөрделәр.

Район мәдәният йортында узган пленар утырышта семинарда катнашучыларны район башлыгы Владимир Козонков сәламләде, ул залдагыларны авыл хуҗалыгында, атап әйткәндә, терлекчелек өлкәсендә килеп туган хәл белән таныштырды.

-​ Районда 29 мең мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекчеләр 26 мең тонна сөт җитештерделәр, ә халыктан җыелган сөт белән бергә бу сан 30 мең тоннадан артык тәшкил итте. Ике мең тоннадан артык ит җитештерелде. Терлек азыгы белән тәэмин ителгәнбез - 15 мең тонна печән, 95 мең тонна сенаж, силос әзерләнде, аны әзерләү хәзер дә дәвам итә.Терлек азыгы базасының бөртекле ашлык исәбенә артуы сөендерә. Ләкин проблемалар да бар. Бездә сыерларның продукт бирүчәнлеге түбән, дип исәплибез. Бүгенге көнгә без һәр сөтбикәдән 3600 литр сөт савып алдык. Әлбәттә, ел азагына кадәр 4 меңле үрне атлап чыгачакбыз. Әмма безнең эшләр эшебез бар әле - продуктлылыкны һәр сыердан 5 тоннага кадәр арттыру бурычы тора. Терлекчелектә яшь терлекләр алу проблемасы беренче ел гына түгел инде бездә. Узган елгы дәрәҗәгә карата 300 бозау алып җиткермәдек. Шуның өстендә эшлисе бар. Ләкин шуның белән бергә безнең киләчәгебез өметле. Якын арада Лебяжье фермасына 600 нәселле тана кайтачак, дип өметләнәбез. Моннан тыш, "Алга" колхозы 1000 терлеккә ферма төзи, аның бәясе 200 миллион сумга якын тәшкил итә. Сөт җитештерүне 36 - 40 мең тоннага арттырачакбыз һәм республикага авыр йөк булмабыз, дип исәплибез.

Татарстанның терлекчелек комплексы эшенә йомгакны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов ясады. Аның төп мәгънәсе район терлекчеләренә савымны арттыру эшен көчәйтергә кирәк булудан гыйбарәт:

-​ Безнең бурыч - якындагы елларда республика буенча сөт алуны һәр сыердан 5,5 - 6 мең литрга җиткерү. Бүген моның өчен бөтен алшартлар бар. Төп басымны ашату, үрчем алу һәм аны саклап калу мәсьәләләренә юнәлдерергә кирәк.

Шулай ук төрле компания вәкилләре терлекчеләрне үз продукцияләре белән таныштырдылар. Бу аларга үзләре җитештергән продукцияне арттырырга булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев