Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тракторларның әзерлеген тикшерү бара

Районда гадәттә тракторлар кырга чыгар алдыннан үткәрелә торган дәүләт техник каравы башланды.

Тикшерү барышында, кагыйдә буларак, тормозлардан, руль идарәсеннән алып, сигнал приборларына кадәр бөтен техник система тикшерелә һәм көйләнә. Иң беренче булып, үз техникаларын әзерлек сызыгына "Родина" колхозы механизаторлары куйды.


- Техника махсус үлчәү приборлары - транспортның идарә итү системасына һәм тормоз системаларының нәтиҗәлелеген билгели торган приборларга диагностика ясарга булышучы люфтомерлар ярдәмендә тикшерелде, - дип сөйли баш дәүләт инспекторы Фәнис Бакиров. - Дәүләт техник күзәтчелеге бүлекләре алар белән узган ел тәэмин ителгән. Турыдан-туры әлеге хуҗалыкка килгәндә, аның базасы көчле, аңа дистә еллар буена нигез салынган. Биредә техника тотрыклы яңартыла, бөтен кадрлар үзләренеке. Механизаторлар күрсәтелгән кимчелекләрне басуга чыкканчы төзәтергә вәгъдә бирделәр, моңа шик юк. Булган җитешсезлекләрне вакытында ачыклау өчен кирәк тә инде ул техник карау.


Тикшерү төгәлләнгәннән соң йомгак ясалган: уңай һәм тискәре нәрсәләр билгеләнгән, механизаторларны кызыксындыручы кайбер мәсьәләләр каралган.


Әлеге контрольнең мөһимлеге сезонлы кыр эшләре вакытында тракторлардан берөзлексез файдалану зарурлыгы белән генә түгел, ә бәлки тракторчыларның үзләренең, шулай ук юл хәрәкәтендә башка катнашучыларның тормышы кайчак аларның техник торышына бәйле булу белән дә аңлатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев