Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урак дәвам итә

Быелгы кызу кояш, яңгырсыз көннәр игеннәрнең алданрак өлгерүенә һәм хуҗалыкларның уракка иртә төшүләренә китерде.

"Алга" колхозы бухгалтеры Фалия Буранова сүзләренә караганда, урып-җыю 12 июльдә башланган. Барлыгы 330 гектардан 594 тонна көзге культуралар уңышы җыеп алынган, уңыш гектарыннан 18 центнер тәшкил итә. 500 гектар арыш 1050 тонна уңыш (гектардан 21 ц чыккан) биргән. Хуҗалыкта борчак 85 гектар чәчелгән булган, барлыгы 102 тонна җыеп алынган, һәр гектарның уңышлылыгы 12 ц.
Игеннәрне "Дон-1500", "Нива", "Акрос" комбайннарында алдынгы комбайнчылар Равил Кыямов (барлыгы 397 тонна), Ринат Ситдыйков (338 тонна), Ралиф Шамаев (147 тонна) урып-җыя.
Шоферлар да тырышып хезмәт куя. Фердинанд Вәлиев комбайн астыннан ындыр табагына 573 т ашлык алып кайткан, ә Альберт Буранов элеваторга 96 т илткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев