Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урак өсте статистикасы

Районда бөртекле культуралар чәчелгән барлык мәйданнарның 70 проценттан артыгы урып-җыелды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 33 мең гектардан артык бөртекле ашлык суктырылган, шул ук вакытта уңыш гектарыннан 18,1 центнер тәшкил итә. 8268 гектардан артык арыш урылган, әлеге культура 16936 тонна суктырылган, ул быел гектарыннан 20,5 центнер чыга. Көзге бодайга килгәндә, аны 13 мең гектардан артык мәйданда җыеп алганнар, 30 мең тонна суктырылган, уңышлылык һәр гектардан 19,4 центнер тәшкил итә. Сабан бодае буенча да мәгълүматлар бар: ул 2983 гектар урып-җыелган, 3890 тоннадан артык суктырылган; уңышлылык гектарыннан 13 центнер. Арпа 6129 гектар урылган, 9976 тонна суктырылган; уңыш гектардан 16,3 центнер чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев