Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урманнарга керү чикләнде

Урман массивларында һәм посадкаларда аерым янгынга каршы режим кертелде.

Янгын куркынычы югары, IV, V класслы булу сәбәпле халыкка урманнарга керү чикләнде, ә транспорт чараларына яшел агачлар кишәрлегенә керү тыела. Урманнан файдаланучыларга һәм арендаторларга әлеге сораулар белән Биләр урманчылыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Редакциябезгә җитәкче-урманчы Галим Хәбибуллин сөйләгәнчә, бүгенге көндә агачларга тәүлек әйләнәсе патрульлек итәләр. Урман инспекторлары транспорт чараларын туктатырга һәм тикшерергә, кирәк очракта материалларны тикшерү органнарына тапшырырга хокуклы, зыянны каплау өчен бозучыларга штрафлар яки җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Соңгы 10 көн эчендә генә дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 3 беркетмә төзелгән.
P.S. Урманнар янында коры үлән яна башлауны күргән очракта (тәүлек әйләнәсе) 8(84341) 43-3-25, 43-3-78; 8-9093-095-271, 8-9063-237-076, 8-9172-640-805 телефоннарының берсе буенча хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев