Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урта Тигәнәледә участок ветеринария пункты ачылды

Республика программасы буенча төзелгән "доктор Айболит" өе җиде авыл җирлегенең утыз торак пунктына хезмәт күрсәтәчәк.

Районның баш ветеринария табибы Харис Хәйбуллин әйткәнчә, төп бурыч - йогышлы авыруларны булдырмау. Вакцина шәхси секторда да, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә ясалачак.


Пунктта даруханә дә (анда дару препаратлары сатыла), йорт хайваннарын дәвалау һәм стерильләштерү өчен операция бүлмәсе дә бар. Ясалма орлыкландыру эше дә алып барылачак. Хезмәтләр өлешчә түләүле булачак.


Хайваннарны дәвалаячак ветеринар Фәнис Вәлиев кешеләрдән малларының сәламәтлегенә вакытында игътибар бирүләрен сорый:


- Бу - уңайлы пункт, биредә эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Кешеләрнең ярдәм сорап вакытында мөрәҗәгать итүләрен телим. Әгәр терлеккә берәр нәрсә булса, куркып тормыйча, тизрәк миңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруны иртәрәк дәвалый башласак, ул тизрәк узачак. Өстәвенә арзангарак төшәчәк - медикаментлар азрак таләп ителәчәк.


Ветеринар терлекләре авыру кешеләрнең өйләренә дә барачак. Чөнки ветпункт ачылу хөрмәтенә Татарстан Ветеринария идарәсеннән "Нива" автомобиле алынды.


Кешеләр ярдәм сорап 8-9270-338-970 телефоны буенча шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев