Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю барышы

Районда бөртеклеләрне урып-җыю тулы куәткә бара.

19 августка урып-җыю эшләре турында оператив мәгълүмат буенча, урып-җыю мәйданнарының 77 проценты җыеп суктырылган, район буенча уртача уңышлылык гектарыннан 18,1 центнер тәшкил итә. "Северный", "Колос" (Кр.Горка), "Ясная поляна" бүлекчәләре - "Рассвет" һәм Новоспасск" авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук Илдар Хамматвәлиев һәм Илшат Гомәровның крестьян-фермер хуҗалыклары урып-җыюны төгәлләделәр. "Алга" һәм "Родина" колхозлары төгәлләп киләләр, алар шул рәвешчә мәйданнарның 96 һәм 94 процентын җыеп алдылар.


Нет комментариев