Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю көндәлеге

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча районда 3 сентябрьгә барлыгы 38199 гектар мәйдан урылган, 79947 тонна ашлык суктырылган. Хуҗалыклар 87 процент мәйданда урып-җыюны төгәлләгән. Уңыш бер гектардан 21 центнер тәшкил итә.

Комбайнчылар арасында иң күп суктыручылар ВЗП "Южное Алексеевское" хуҗалыгыннан Сергей Идрисов "Мега-360" комбайнында 1798 тонна, ВЗП "Биләр" хуҗалыгыннан Евгений Капитонов үзенең "Торрум 750"сендә 1790, "Элита" ЧҖҖдан Олег Рогожкин "Кейс" комбайнында 780, "Сөт иле"ЧҖҖ -Ясная Поляна"дан Тәбрис Хисмәтов "Лексион 560" комбайнында 1230 һәм шул ук хуҗалык комбайнчысы Альмир Әхмәтҗанов "Акрос 530"да 582 тонна суктырган.


Бүгенгесе көнгә игеннәрне теземнәргә салу буенча иң яхшы комбайнчы - "Алга" колхозыннан "Макдон" агрегатында Ильяс Садыйков, ул 1366 гектар игенне егарга өлгергән инде.

Фото: www.rusbiznews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев