Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю старт алды

Урып-җыю старт алды Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәршәмбедә узган видеоконференциядә 2017 елның урып-җыю кампаниясенә старт бирде.

Видеокиңәшмәдән соң район башлыгы Владимир Козонков һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре "Элита" хуҗалыгы кырларына юл тотты, анда беренче ашлык суктырылган иде.Арпа кырына беренче көнне ике комбайн чыкты.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерларга мөрәҗәгать итеп, Владимир Константинович көн саен кырларда эшләүче комбайннар санын арттырырга киңәш итте. Киңәшмәдә шулай ук, хуҗалыкларда ашлыкны киптерү, ә алар булмаган очракта элеваторга озату мәсьәләләре дә күтәрелде.

Бүгенге көнгә районда 700 тонна ашлык суктырылган, уңыш бер гектардан 30 центнер тәшкил итә. Суктыруга шулай ук "Алга" колхозы һәм "Востокзернопродукт"ның "Северное Алексеевское" һәм "Биләр" бүлекчәләрендә дә керештеләр. 3 августка кырларда ашлык суктыруда 15 комбайн эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев