Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңыш язмышы – безнең кулларда

Күптән түгел районда сиптергечләр парады булып узды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе авыл хуҗалыгы предприятиеләре балансында торучы барлык үсемлекләрне саклау агрегатларының торышын тикшерде. Районда агулау машиналары һәм агу сиптергечләр күп түгел, шуңа күрә аларның һәркайсы тулы куәтенә эшләргә тиеш. Ләкин агрегатларны кабул итү барышында республика инспекциясе вәкилләре җитди...

Күптән түгел районда сиптергечләр парады булып узды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе авыл хуҗалыгы предприятиеләре балансында торучы барлык үсемлекләрне саклау агрегатларының торышын тикшерде.

Районда агулау машиналары һәм агу сиптергечләр күп түгел, шуңа күрә аларның һәркайсы тулы куәтенә эшләргә тиеш. Ләкин агрегатларны кабул итү барышында республика инспекциясе вәкилләре җитди шелтәләр ясадылар. Шулай ук әзерлек сызыгына куелган техниканың күбесе кырга чыгарга әзер булып чыкты.
Ашыгырга көзге культуралар белән килеп туган хәл мөмкинлек бирми. Басуларның бер өлеше чүп үләннәрдән ашыгыч төстә эшкәртүне таләп итте, ә бүген инде сабан чәчүлекләрендә ашлык борчалары үз эшләрен "эшләп йөриләр, күпләп швед чебеннәре очып килә, кузаклы культураларда ике-өч атна дәвамында бүлбе озынборыны җимергеч эшчәнлек алып бара. Бу әле чүп үләннәр, корткычлар һәм авырулар китерә торган биниһая зур зыянның башы гына. Озакламый трипслар, кандалалар һәм башка корткыч бөҗәкләр "эшкә керешәчәк", күгәрек, кисәү авыруы, арыш анасы һәм күп кенә башка авырулар үзләрен озак көттермәячәк. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшләре комплексында чәчүлекләрне сиптерү һәм агулауның беренче урында торуын онытырга ярамый. Киләсе уңыш язмышы күбесенчә авыл хуҗалыгы культураларын саклау чараларының никадәр төгәл оештырылуына бәйле бит.

Фәнис ХАММАТГАЛИЕВ, "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Алексеевск районы бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев