Заря
  • Рус Тат
  • Виноградның да йоклыйсы килә

    Табигатьтә көз хакимлек итә. Тынгы белмәс бакчачыларның мәшәкатьләре җитәрлек: мул уңыш китергән яшелчәләрне саклауга кую белән беррәттән, җимеш агачларын, кечерәк куакларны корыган ботаклардан аралау, артык озын булып үсеп киткәннәрен тиешле күләмдә калдырып кисү, кышка тиешенчә әзерләү дә кирәк.

    Соңгы елларда безнең төбәктә кайбер бакчаларны җылы якларда гына мул уңыш бирүче виног-рад куаклары бизи башлады. Куе булып, күпереп үскән виноградның зәңгәр һәм яшел җимешләре күпләрнең күңеленә хуш килә һәм алар файдалы да.

    Виноград, кагыйдә буларак, бакчага чыгарып утыртканнан соң 3 ел үткәч беренче җимешләрен бирә башлый. Уңышны исә 4-5 ел үткәч алырга була. Кайбер вакытта куак соңрак та уңыш бирә башларга мөмкин.

    Үсенте иртә җимеш бирсен өчен аның белән идарә итәргә буламы? Бу сорау күп кенә һәвәскәр бакчачыларны кызыксындыра торгандыр. Баксаң, була икән. Әмма моның өчен куакның үзенчәлеген белү зарур.

    Еллык цикл шартлы рәвештә икегә бүленә: вегетация чоры һәм йокы вакыты. Тропикта виноградның йокы вакыты юк. Уртача климат шартларында суыклар йокы чорын алып килә. Россиянең урта полосасында ул 6 ай чамасы дәвам итә. Физиологик процесслар вакытында йокы вакыты бераз кими. Шуңа күрә дә аны ике өлешкә бүләләр:физиологик һәм мәҗбүри йокы вакыты.

    Кайбер ярдәмлекләрдә 3 фазадан торган классификация турында язалар. Ләкин без катлаулы фәнни нечкәлекләргә кереп китмәбез. Гадирәк аңлатмаларга таянырбыз.Шулай итеп, физиологик йокы вакыты яфраклар коелып, беренче суыклардан соң башлана. Бу вакытта без куакларны кисеп, кышка төреп куябыз. Шушы чорда виноград бөреләре бүлмә шартларында да яфрак ярмыйлар,тамырлары "эшләүгә" карамастан, алар кешеләр кебек үк йоклый.

    Февраль башлары вегетация факторлары булмау нәтиҗәсендә, мәҗбүри йокы вакыты булып санала. Иң беренче чиратта, аларга җылылык җитми. Зур куаклар өчен әлеге чор һава температурасы 10 градус җылылыкка җиткәнче, ә базда сакланучы куаклар өчен тагын да озак вакытка - бакчага чыгарып утыртканчы (июньнең беренче декадасында) дәвам итә.

    Бу форсаттан үз тәҗрибәсе белән Разия ханым уртаклаша: "Берсендә мин үсен-теләрне почта аша февраль башларында алдым. Идән астына төшермичә генә, 5 литрлы савытка утырттым, май ае җиткәндә бик яхшы гына үсенте үсте. Мондый гына савытта тамырларына кысан булгач, 15 литрлы зур савытка күчердем. Бакчага чыгарып утыртканда үскән балчыгы белән күчерү өчен төбенә 3-4 см керамзит салдым. Барлык нечкәлекләре белән ачык һавада үстерү өчен үсентене күңел биреп карадым. Көннәр җылынгач, чиләктәге үсентене теплицага күчердем. Нык игътибар бирүем нәтиҗәсендә ике тапкырга үсүен арттыра алдым. Даими үсә торган урынына июль ахырларында күчердем. Билгеле, мондый очракта алар бик тиз үсәләр. Икенче елда ук тәлгәшләре белән сөендерергә мөмкиннәр. Безгә, иң беренче чиратта, аның уңышы түгел, ә тармаклануы кирәк. Шуңа күрә беренче чәчәкләрен өзәргә киңәш итәм.

    Виноградның уңышы су сибүгә дә бәйле. Суны виноградка ике атнага бер тапкыр, әмма мул итеп, бер куакка 4-5 чиләк, ягъни 40-50 литр итеп сибәргә кирәк. Көн дә аз-азлап сипсәң, ул дымны өске тамырлары аша гына ала. Ә аскы төп тамырлары үсеш алмый. Ә инде озак вакытлар су сибә алмаганда , ул кибеп тә китә. Әмма яңа гына утыртылган үсентегә суны ике ай дәвамында атнага бер тапкыр, бер чиләк күләмендә сибү сорала.

    Яз көне көздән каплап калдырылган материалны да вакытында алу мөһим. Аны бездә кар эрүгә алалар, югыйсә полиэтилен пленканы өстән кояш җылытып торганлыктан, аның астында яткан виноград үсентеләренең бөреләре кызып черергә дә мөмкин. Кайбер хуҗалар куакларны кис-кәндә хата җибәрәләр, мин үзем, мәсәлән, көзен бөреләрне йөз процент запас белән калдырам. Кыш исән-имин чыккач, куакларны шпалерга бәйләп, артык бөреләреннән котылам. 35-45ләп бөре калдыру зарур.

    Виноградны туңудан саклау өчен казыклардан төшереп, өстен берәр материал белән каплап калдырабыз. Беренче кар яугач, куак өстенә өябез. Безнең якларда салкынга чыдам, сыналган : "Краса севера", "Августин", "Алешенькин" сортлары популяр.

    Виноградтан өй шартларында төрле компот, тәмле соклар ясарга мөмкин. Хуш исле эчемлек булудан тыш, согының организмга сихәте бик зур. Гипертониклар һәм гипотониклар белергә тиешләр: виноград һәм аның согын кулланганда артериаль кан басымы нормальләшә, хроник ару-талу, хәлсезлек юкка чыга. Тәмәке тартучы кешеләрдә үпкә рагы, үпкә ялкынсынуын булдырмау өчен дә ул менә дигән дәвалану чарасы икән. Әлеге гаҗәеп үсемлеккә медицинага нигез салучы, мәшһүр галим Гиппократ та югары бәя бирә. Дәвалау үзлекләре буенча ул виноград согын балга һәм дә күкрәк сөтенә тиңли. Күпләр әле виноград яфрагының файдалы икәнен белмидер, мөгаен. Аның яфрагында шулай ук органик кислоталар, шикәр һәм дубиль матдәләр күп икән. Өстәлегездә көзге нигъмәтләр янәшәсендә купшы һәм ифрат та файдалы виноград тәл-гәшләре дә урын алсын, дигән теләктә калам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: