Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Владимир Козонков: «Эленке-салынкы эшләргә вакыт юк»

Районда урып-җыю кампаниясе старт алды. Басуларга беренчеләрдән булып "Родина"колхозы комбайннары чыкты.

Чәршәмбе көнне "Родина" колхозы базасында район башлыгы Владимир Козонков катнашында 2014 елгы урып-җыю кампаниясенең башлануына багышланган күчмә семинар-киңәшмә булды. Анда хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, комбайнчылары катнашты. Быелгы урып-җыюның үзенчәлеге шунда: басуларда игеннәрнең тигезсез, күп яруслы өлгерүе күзәтелә. Шул уңайдан район хуҗалыкларына аеры урып-җыярга кирәк булачак, бу уракның темпын акрынайтырга мөмкин. Бөртекнең югары дымлылыгы булуы аграрчыларга кыенлыклар тудыра, шуның аркасында урып-җыюга бөтен басуларда да керешеп булмый. Ашлык киптергечләрне файдалану проблеманы хәл итү юлларының берсе була ала. Файдалану өчен нәкъ шул вариант тәкъдим ителде.


Владимир Козонков, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, урып-җыюны вакытында тәмамлау өчен эшкә ашыгыч төстә керешергә кирәк, дип белдерде:


- Эленке-салынкы эшләргә вакыт юк, бүген үк басуларга чыгарга кирәк. Июль һәм сентябрь икмәге - икесе ике төрле төшенчә, - диде ул.


Киңәшмәдә аерым игътибар куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә, шулай ук ашлык складларының торышына да бирелде.


Алдарак әйтеп үтелгәнчә, басуларга "Родина" колхозының биш комбайны чыкты. "Ясная поляна" һәм "Кызыл Шәрык" хуҗалыклары да теземнәргә салуга керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев