Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңадан көзге игеннәргә исәп тотылачак

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның вертолеты "Элита" ЧҖҖ һәм "Красный восток" басулары чигенә килеп төште. Министр район башлыгы Владимир Козонков белән көннең икенче яртысында, вертолетка утырып, муниципалитетның авыл хуҗалыгы җирләрен карап-йөреп чыкты. Район үзәгеннән ерак түгел урнашкан басуларда районның барлык эре хуҗалыклары җитәкчеләре, шулай ук фермерлар җыелды.


Килеп төшү белән Владимир Козонков урып-җыю эшләре барышында килеп туган хәлләр турында хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы килгән көндә 4000 тонна ашлык суктырып алынган һәм уңышлылык гектардан 18,1 центнер иде, ләкин башлыкның фаразлавы буенча, ул әле сабан культураларын урып-җыйганда 15 центнерга кадәр төшәчәк. Район барлыгы 50 мең тонна бөртек җыеп алырга исәп тота. Атап әйткәндә, 30 мең тонна ашлыкның фуражга китәчәге фаразлана, чөнки районда 26 мең баш мөгезле эре терлек бар.
- Буласы булган инде, - дип рухи яктан ярдәм итте Марат Готыф улы. - Бары тик хәзер сыйфатлы итеп җыеп аласы гына калды. Без сезнең белән видеоконференцияләрдә даими төстә очрашабыз һәм мин сезгә бернинди яңалык та әйтә алмыйм. Әйтәсе бердәнбер сүзем шул: шушы көннәрдә сатып алу бәяләрен килешү мәсьәләсе буенча Президент белән очрашачакбыз. Монда өстенлек корылыктан аеруча җәфа чигүче сезнең районга, Спас, Питрәч, Лаеш районнарына биреләчәк. Ягулык арзанаячак.
Марат Готыф улы вегетация чорында яңгырлар узган ел белән чагыштырганда 24 процентка азрак яуды, дип әйтеп китте. Ә менә вегетация чорында температура, киресенчә, югары булды. Чыгу юлы, министр фикеренчә, - бер, ул да булса, иртәрәк чәчәргә һәм киләчәктә көзге культураларга исәп тотарга кирәк булачак.
- Ярый әле сезнең көзге культураларыгыз 20 мең гектар, - дип канәгатьләнү хисе белән бәян итте вице-премьер. - Алар күпмедер дәрәҗәдә гомуми күренешне тигезли. Әгәр сезнең, кайбер районнардагы кебек, сабан ашлыгыгыз 40 мең гектар булып, көзге культураларыгыз нибары 4-5 мең гектар гына булган булса? Ул чагында инде сез район башлыгы әйтеп киткән тулай ашлык турында уйлый да алмаган булыр идегез.
Шуннан соң Марат Готыф улы игътибарны районнарда көзге культураларның мәйдан-нарның 45 процентыннан кимендә чәчелергә тиеш түгеллегенә юнәлдерде. Федераль программа эшли торган һәм эшләячәк авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләрен ашлама һәм техниканы яңарту белән ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев