Заря
  • Рус Тат
  • Яфрак азыкны кемнәр әзерләде?

    Менә ничә ел инде рәттән игенчеләр өчен һава торышы бераз көйсезлеген күрсәтә. Язын салкын көннәр, явым-төшемнең җитәрлек булмавы үсемлекләр үсешенә тискәре йогынты ясый. Терлек азыгы культуралары да гадәттәгедән азрак уңыш бирәләр, бөртекле сабан культураларының да уңышлылыгы зур сорау астында тора. Терлекчелекне азык белән тәэмин итү буенча хәлләрне бераз җайга салу...

    - Яфрак азык тупас азык һәм каен, усак, өрәңге, юкә, тал, тупыл һәм башка яфраклы һәм ылыслы агачларның нечкә ботакларыннан әзерләнә. Яфрак азыкның 100 килограммында 12-15 азык берәмлеге тәшкил итә, аны сарыкларга да, кәҗәләргә дә, йорт куяннарына да, мөгезле эре терлеккә дә ашатырга мөмкин, ләкин рационда печән дә, салам да булырга тиеш, гәрчә яфрак азык аларны алыштырса да. Сүз уңаеннан әйткәндә, яфрак азыкны әзерләү буенча өмәләр оештырып үткәрүгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, башка бюджет учреждениеләре чыкты. Ылысларны нигездә ылыс оны һәм витаминлы паста әзерләүдә файдаланалар. Яфрак азык сыйфатында имән, шомырт һәм дуплау матдәләре яки йомшартучы матдәләре булган башка агачлар файдаланылмый, аларны да берникадәр күләмдә әзерләргә кирәк, чөнки алар дару үләннәре булып торалар. Хәзерге чорда бер яфрак азык белән генә тукталырга кирәкми. Безнең басу-кырларыбызда, урманнарыбызда файдалы дару үләннәре бик үсә бит. Бу табигатьнең яшел даруханәсендә салкын тиюдән, ютәлләүдән, йөрәк-нерв системасы чирләреннән, төрле имгәнү-яраланудан, шулай ук башка сырхаулардан дәвалаучы үләннәр дә табарга була. Аларның күбесе кан агуны туктатучы, аппетитны яхшыртучы, ашказаны, бавыр, бөер, йөрәк-кан тамырлары эшен яхшыртучы чаралар буларак кулланылалар. Бу биологик актив матдәләр үсемлекләрдә аның үсү чорында тупланалар һәм химик төзелешләре буенча бик катлаулы, андый даруларны җитештерү бик кыйммәткә төшә. Ә үсемлекләр аны "бушлай" ясый һәм организм бу даруларны җиңел үзләштерә. Шуңа күрә люцерна, кычыткан, ромашка, сукыр кычыткан, башка дару һәм витаминлы үләннәрдән себеркеләр ясап киптерү бик тә мәслихәт. Бу әле шуның өчен дә мөһим: промышленность калдыклары белән биосфераның көннән-көн күбрәк пычрануы, антибиотикларны, химик синтез препаратларны киң куллану аллергия авыруларының үсешенә, иммунитетның кимүенә китерә.
    Район хуҗалыкларын-да стандарт булмаган терлек азыгы төрләрен әзерләү кайсы хуҗалыкта ничек узды икән? Берничә колхоз җиткерелгән заданиеләрен 100 процентка үтәгән. Авыл хуҗалыгы предприя-тиеләренә бюджет өлкә-сендә эшләүчеләр зур ярдәм иттеләр. Әйтик, Кыр Шунталысы, Ромодан, Бутлеровка, Левашево, Зур Полянка, Кыркүл, Урманасты Шунталысы авыл җирлекләре бюджетчылары җиткерелгән заданиеләрен тулысынча үтәделәр, әмма шул ук вакытта мондый мөһим, җитди мәсьәләгә кайбер авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре игътибар биреп бетермәделәр.
    Хәзер инде бар да артта калды, үсемлекләрнең фенофазалары үтте.

    Фалия ХӘСӘНШИНА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: