Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңгырлар урып-җыюга комачаулыймы?

Районда бөртекле һәм терлек азыгы культураларын урып-җыю тулы куәтенә бара.

Быел уңыш, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүмат-ларына караганда, һава шартлары аркасында югары түгел.
-Ул гектарыннан 18,1 центнер тәшкил итә, - дип хәбәр итте идарә начальнигы Газинур Мусин. - Шуңа күрә бөртекле көзге һәм сабан ашлыкны, шул исәптән техник культураларны бөртегенә кадәр җыеп алу, шулай ук барлык урып-җыю эшләрен срогында тәмамлау өчен комбайннарның берөзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен булган комбайн паркы тулы әзерлектә тотылырга тиеш, өстәвенә республика безгә ягулык-майлау материалларын льготалы бәяләрдән бирде. Бездән ягулык-майлау материалларын вакытында сатып алу һәм урыннарга алып кайту гына сорала. Ә ешаеп киткән июль яңгырлары урып-җыюда әллә ни комачауламас, дип уйлыйм, өстәвенә әлегә алар терлек азыгы культураларының үсүенә уңай йогынты ясый.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең соңгы мәгълүматына караганда (30 июль), район буенча 78 мең тоннадан күбрәк сенаж, 10 мең тоннадан күбрәк печән, 4 мең тоннадан күбрәк салам әзерләнгән. Гомумән һәм тулаем алганда, бер шартлы терлеккә тиешле 36 центнер урынына 14 центнер азык берәмлеге туры килә. Кыяклыларны суктыруга килгәндә, ул 25800 мең тонна тәшкил итә, шуның белән бергә барлык мәйданнарның 28 процентыннан артыгы җыеп суктырылган.
Шул рәвешчә, безнең район, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары күрсәткәнчә, әлегә барлык суктырылган ашлык күләме буенча алдынгылар исәбендә бара.

сүз уңаеннан:

Бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм майлы культураларның бәясе быел түбәндәгечә булыр дип көтелә:

- 3нче класслы бодай - 8000 сум,
- 4нче класслы бодай - 7600 сум ,
- 5нче класслы бодай - 7000 сум;
- 1нче класслы ашамлык арышы - 6200 сум,
- 2нче класслы ашамлык арышы - 6000 сум,
- 3нче класслы ашамлык арышы - 5800 сум;
- 2нче класслы арпа - 6400 сум,
-солы - 7400 сум,
- борчак - 7400 сум.
Карабодай һәм рапс бәяләре килешү буенча куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев