Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яхшы уңыш сере – Орлык сыйфатында

Республиканың тугыз районы җитәкчеләре, агрономнары һәм белгечләренең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе җомга көнне район мәдәният йортында булып узды.

Чәчүне ничек оештырырга, әйбәт уңыш алу өчен бөртекле һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын җир куенына иңдерүгә ничек әзерләргә - семинар барышында сүз шул хакта барды.
"Бу ел, башкалары кебек үк, җиңел булмаячак, - дип искәртте киңәшмәне ачып җибәргән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек бүлеге начальнигы Илдус Вәлиев. - Игенчеләр алдында җиңел булмаган бурыч - чит илдән икмәк сатып алмас өчен җитәрлек кадәр уңыш үстереп алу бурычы тора. Ә моның өчен инде бүген үк бөтен тырышлыкны куярга: көзге культураларның нинди хәлдә булуын, аларның тырмалауга мохтаҗмы-юкмы икәнлеген җентек-ләп тикшерергә, туфрак, орлыклык материал әзерләргә һәм, һичшиксез, чәчүне вакытында башларга кирәк - бер генә көнгә кичегү дә уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин". Илдус Равил улы шулай ук залда утыручыларның игътибарын орлык сыйфатына да юнәлдерде.
Утырту материалын әзерләү темасын "Биопрепаратлар" фәнни-җитештерү институты директоры Римма Ибәтуллина яктыртты, ул басымны беренче чиратта орлыкларны санитар эшкәртүгә ясады һәм аларны авыру тудыручы бактерияләрдән, шул исәптән күгәректән саклау буенча кыйммәтле киңәшләрен бирде. Римма Петровна биологик препаратларның сәламәт үсемлекләр үсүгә һәм формалашуга уңай йогынты ясавын, шуның нәтиҗәсендә экологик чиста уңыш алынуын әйтеп үтте.
Орлыкларны сайлап алу да мөһим роль уйный: аларның һава шартларына тотрыклылыгын һәм икмәк пешерү сыйфатларын истә тотарга кирәк. Шул һәм сабан бодаеның төрле сортлары уңышлылыгына үткәрелгән күп санлы тәҗрибәләр хакында "Татарстанның элита орлыклары" ассоциациясе җитәкчесе Юрий Яров сөйләде, ул катгый итеп бодайның бер үк сортларын чәчмәскә тәкъдим итте. Сортлар берничә булырга тиеш, шуның өстенә орлык фондын даими төстә яңартып тору зарур.
Семинарның теоретик өлеше практик өлеш белән тәмамланды. Анда катнашучылар Алексеевск аграр колледжы орлык складында булдылар, анда орлыкларның чәчүгә ничек әзерләнүен карадылар.
Әгәр язгы кыр эшлә-ре вакытында башланса һәм җиргә сыйфатлы орлык салынса (ә бу кешегә бәйле), әйбәт уңыш алуга да исәп итәргә була. Һава торышы гына сынатмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев