Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ял көннәрендә, Кыркүл авылыннан ерак түгел авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм фермерлар сиптергечләрне әзерлек сызыгына чыгардылар

Язгы кыр эшләренең кызган чагы

«Россельхозцентр» һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре кергән комиссия үзйөрешле сиптергечләрнең, тагылма агрегатларның эшен тикшерде. Шулай ук район башлыгы Сергей Демидов техниканың язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләде. Комиссия эше кысаларында сиптерү системасын эшләтеп карадылар. Моннан тыш, Сергей Демидов хуҗалыклар җитәкчеләре белән кыр эшләренең барышы турында сөйләште.

Бөртекле культураларны чәчү башланды.

Якшәмбе көнне «Алексеевск» халык предприятиесе механизаторлары бөртекле культураларны чәчүгә керештеләр. Моннан тыш, район хуҗалыклары тырмалау эшләре дә алып бара. Барысын да агротехник срокларда башкарып чыгу өчен «Алексеевск» халык предприятиесендә дым каплату буенча эш ике сменада оештырылган.

Язгы кыр эшләренең барышы турында тулырак газетаның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X