Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләре башланып китте

Техникаларны ремонтлау төгәлләнде. «Туман»нар тукландыруга чыкты.

Тагылмалы авыл хуҗалыгы техникасын: тешле тырмаларны, культиваторларны, чәчкечләрне ремонтлау төгәлләнә инде. Хәзерге вакытта аларны агрегатлау бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш инженеры Юрий Михайлов сөйләвенчә, ремонт мастерскойларында тракторларны ремонтлау дәвам итә:

«Бүгенге көндә техник әзерлек 89 % тәшкил итә. «Родина» колхозында, «Элита», «Трио» хуҗалыкларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында ремонт эшләрен тиздән төгәллиләр.

Юрий Владимирович белән бергә без «Родина» колхозына юл тоттык, бу колхоз һәрвакыт язгы чәчүгә әзерлекне беренчеләрдән булып төгәлли. Быел да шундый ук хәл. Колхозның машиналар тора торган ишегалдына хуҗалык кырларында эшләү өчен әзер тагылмалы агрегатлар чыгарылган. Машина мастерскоенда К-700, ДТ-90 һәм «Беларус» МТЗ кебек өч трактор ремонт көтеп басып тора. Машина-трактор паркы бригадиры Юрий Наместников сөйләвенчә, техника якын арада әзер булачак:

«Иртәгә ремонттан алып кайткан күперчекне К-700 тракторына куячакбыз. Атна ахырына ул әзер булачак. Хәзер инде бары тик вак-төяк эшләр генә башкарырга, соңгы штрихларны кертергә калды. Ремонтны без төгәллибез. Калган бар нәрсә дә: чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар әзер. Сезонга планнарыбыз – тоткарлыксыз, ремонт ясамыйча гына, цикл тулысынча узсын өчен эшләргә».

Үзенең ДТ-90 тракторын ремонтлау белән механизатор Фәрит Гатин да шөгыльләнә. Хуҗалыкның танылган алдынгы хезмәткәре колхозда ел әйләнәсе эшли. Хәзерге вакытта да мөмкинлек булганда, ул үзенең тимер атын кырга чыгарга әзерли.

«Вакыт булган чакта ремонтлыйбыз. Һәр буш булган минутыбызны барлык эшләрне башкарыр өчен кулланабыз. Бу, беренче чиратта, безгә эш вакытында туктап торулар булмасын өчен кирәк. Чөнки яз башлану белән трактор башта чәчүгә җәлеп ителәчәк. Чәчү эшләре төгәлләнгәннән соң тырмаларга керешәбез. Шуннан соң инде азык - сенаж һәм силос әзерләргә вакыт җитә. Бу чорда мин «Полесье» азык уру комбайнына күчеп утырам. Аннары мин янә уҗымнарны чәчү өчен чылбырлы ДТ-90 тракторына утырам. Моннан тыш, аңарда без кыш көне саламны да ташыйбыз», - ди механизатор.

Шулай итеп, 2020 ел уңышы хәзер үк, машиналар тора торган ишегалдында һәм ремонт мастерскойларында нигез салына.

 

***

 

Кичә Алексеевск районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште

Беренчеләрдән булып кырга «Алексеевск», «КШ-Агро» предприятиесе һәм «Родина» колхозы чыкты. «Туман « үзйөрешле ашлама сиптергечләрендә күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру бара.

Кырга чыгуның беренче көнендә халык предприятиесендә Кыркүл янындагы өч йөз гектарга якын күпьеллык үләннәр эшкәртелде. Хуҗалык агрономы Илдар Бадыгин сөйләвенчә, кырга «Туман»нарда Николай Кузнецов, Анатолий Платонов (фотода) һәм Владислав Кириллов чыккан. Кырга ашламаны Александр Коновалов китерә, Андрей Ильин бушата. Халык предприятиесендә барлыгы сигез мең гектарга ашлама кертәсе бар, шуның биш меңе –уҗым һәм өч меңе - күпьеллык үләннәр.

«КШ-Агро» хуҗалыгы һәм «Родина» колхозы беренче көнне күпьеллык үләннәрне дә, уҗымнарны да тукландырду буенча эш алып барды. Һәр хуҗалык 200 гектар мәйданга ашлама кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев