Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчүне көткәндә

Узган атнада "Ясная поляна" ЧҖҖның Зур Тигәнәле базасында район башлыгы Владимир Козонков катнашында язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча хуҗалык җитәкчеләренең күчмә киңәшмәсе булып узды.

Җыелышта катнашучылар "Ясная поляна" үрнәгендә чәчүгә әзерлек турында фикер алыштылар: авыл хуҗалыгы техникасы, мастерскойлар һәм склад биналарының торышын карадылар, орлыклык фонд, ашламалар белән килеп туган хәл, шулай ук район авыл хуҗалыгы оешмаларының финанс хәле белән таныштылар.
Оештыру мәсьәләләре турында сөйләгәндә Владимир Константинович "ВАМИН" хәлләренә ачыклык кертте һәм җитәкчеләрне, әлеге оешма белән вәзгыять нормальләште, дип ышандырды: "Холдинг кризистан чыга. Безнең районда хуҗалыкларны сату да, яңа җитәкчелек тә, башка үзгәрешләр дә булмаячак, "Ясная поляна" һәм башка хуҗалыклар "ВАМИН"га керә һәм барысы да ничек бар - шулай калачак", - диде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин җыелышта катнашучыларны районның быелгы чәчү алды торышы һәм ихтыяҗлары белән таныштырды. Республика бюджетыннан районыбызга килограммын ташламалы бәядән, 26 сумнан 2200 тонна ягулык-майлау материаллары бүлеп бирелде. Ашламаларны безнең район кирәк булганның чирек өлешен генә алды. 170 млн. сумлык кредит бирелде. Шуларның 160 миллион сумы "Кызыл Шәрык" агрохолдингы предприятиесенә туры килә.
Шулай ук Газинур Кирам улы, районның күп кенә механизаторларының куәтле тракторлар белән идарә итүгә таныклыклары юк, дип аерым билгеләп үтте: "Җитәкчеләр үз эшчеләрен укытырга теләмиләр - кыш буена бер укучы да булмады. Ә җәй көне ДАИ тракторны стоянкага алып киткәч кенә шуның белән шөгыльләнә башлыйлар. Чәчү һәм урып-җыю чорында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен кырларның чикләрен ачык билгеләргә чакырды.
Бу язда аграрийларга аграр колледж студентлары да ярдәм итәчәк, алар быел кырларда техникада уку практикасы һәм хезмәт хакы алып эшләячәк - район башлыгы моны оештыруны колледж директоры Валерий Фадеевка йөкләде.
Биредә үк 14-16 ап-рельдә һәр хуҗалыкта киңәйтелгән җыелышлар үткәрү турында карар кабул ителде, аларда һәр эшченең бурычлары билгеләнәчәк һәм эш фронты аңлатылачак.
Моннан тыш, Владимир Константинович хәйрия эшчәнлегендә катнашучы җитәкчеләргә рәхмәт әйтте. Күп балалы гаилә фермаларына азык белән ярдәм итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев