Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язгы көннең үз бәясе

Хәзер чәчү кампаниясе тулы көченә бара, бөртекле культуралар чәчеп бетерелгән диярлек. "Родина" колхозы механизаторы Илнур Шәфигуллин чәчү алдынгысы булды, ул 13 майга 976 гектар чәчте.

Илнур Шакирҗан улын табып рәсемгә төшерү өчен Новоспасск тирәсендәге бормалы-сырмалы басу юлыннан шактый озак барырга туры килде. Аның биниһая зур "Нью Холанд" тракторы, үз артыннан тузан болыты калдырып, колхоз басуларын иңли - җир куенына яхшы сыйфатлы бөртек сала иде. Тракторга тагылган "Хорш" чәчү комплексы бер үк вакытта 4,5 тонна ашлама һәм 5,5 тонна орлык йөртергә сәләтле. Шул 10 тонна йөкне бер сәгатьтә чәчә. Бу хакта аның хезмәттәшләре Рәүф Җаббаров, Фәнис Кәримов, Вячеслав Наместников, Нурислам Сабиров сөйләде. Үзең генә берни эшли алмыйсың, дигәндәй, өстә санап кителгәннәрдән кемдер - орлык, икенчесе ашлама ташып тора, өченчесе төягечтә боларның барысын да чәчкечкә сала, башкача әйткәндә, көз көне басулар алтынсу төскә керсен өчен ипле коллективта эшлиләр. Алар барысы да бердәм булып Илнур турында, үз эшенең остасы, диләр.


Аны хет вертолетка утырт, ул анда да эшли алачак. Бик әйбәт кеше, аның белән эшләргә рәхәт, - ди чәчүче Рәүф Җаббаров.


Колхоз рәисе Ильяс Әхмәтов та шул фикердә:


- Гектарлар аның ничек эшләвен күрсәтеп тора. Бар нәрсәгә җаваплы карый. Элек ул комбайнда эшләде, ә бу тракторда Козлов эшләгән иде, хәзер ул авырып китте һәм тракторны Илнурга тапшырдык. Ул ел әйләнәсе механизатор булып эшли. Менә хәзер чәчүне төгәлләгәч, сиптергечкә утыртачакбыз, аннары пар басулары китә, туфракны көзге культуралар өчен әзерләргә кирәк булачак, печән өстендә эшли, кыш көне МТЗ-72 дә терлек азыгы ташый, техниканы язгы кыр эшләренә әзерли. Җитди, төпле кеше, аңа нәрсәне дә булса ышанып тапшырсаң, аны эшләгән дип сана. Әйбәт хезмәт хакы ала. Андый механизаторлар күбрәк булсын иде.

Илнур Шәфигуллин үз эше турында шапырынмыйча сөйли, эш көненең иртәнге 6да башлануын әйтә: баштан гаражга барырга, тракторына ягулык салырга һәм сәгать 7ләрдә басуга чыгарга кирәк.

Ә чәчү вакытында өенә гадәттә кичке 9да яки 10 да кайта:

- Мондый график белән эшләгәч, әлбәттә, өйдә бернәрсәгә дә өлгерә алмыйсың. Фатирда торучы кебек, кунарга гына кайтам, - дип шаярта алдынгы. Ләкин хатыны Гөлсирә орышмый, хезмәт хакы әйбәт. - Безнең балабыз икәү, Илфатка - 16 һәм Илшатка - 10 яшь, алар хуҗалыкта булышалар. Миннән һәрчак басуга алып баруымны сорыйлар, ләкин мин аларны, комачауламасыннар өчен, алып бармыйм. Техникасы җитди бит, ә бала һәрчак бала булып кала: аларга я тегесе, я монысы кирәк, бу вакытта эш туктап тора. Һәрчак яхшы эшләргә тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев