Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язның һәр көне кыйммәтле

Бу әйтем хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең теленнән төшми. Чөнки уңыш язмышы крестьянның язгы чәчүгә ничек әзерләнгәнлегенә бәйле.

Чәчүгә әзерлекне тикшерү һәм механи-заторларның кәефен белү өчен Владимир Козонков җитәкчелегендә район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре урыннарда берничә очрашу үткәрделәр.
"Ромодан" хуҗалыгы коллективы белән аралашканда башлык, бу ел икътисадый яктан авыр булачак, чөнки Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң федераль бюджеттан дотацияләр берничә тапкыр кимеде, дип билгеләп үтте.
Язгы кыр эшләрен үткәрү өчен 71 млн. сум акча алынды. Ләкин бу җитәрлек түгел. Шуңа күрә без тулы ярдәм көтә алмыйбыз һәм үз акчабызны табарга кирәк булачак - кайдадыр кредит алырга, кайдадыр производствоны оптимальләштерергә туры киләчәк.
Владимир Константинович сүзләренә караганда, тагын бер кыенлык шунда: районыбыз 100 мең гектардан артык сөрү җиренә ия һәм республикада иң зур районнар бишлегенә керә. Шуңа күрә механизаторларга эш күрше районнардагыга караганда берничә тапкыр күбрәк йөкләнә. Аларда халык саны бездәге кебек диярлек, ә сөрү җирләре мәйданы шактый азрак. Шунысы куанычлы, бездә бер бөтен территориядә диярлек буш калмый һәм вакытында эшкәртелә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин куркынычсызлык техникасына һәм кыр кухняларын оештыруга аерым бер игътибарны юнәлтте.
- Төшке ашка акча кызганмагыз - сәламәтлек мөһимрәк,-дип мөрәҗәгать итте ул механизаторларга. - Аның уртача бәясе - 120 сум, шуның өчтән ике өлешен хуҗалык каплый һәм комплекслы ашның чынлыктагы бәясе өч тапкыр арзанрак килеп чыга.

23 апрельгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча:
Район хуҗалыклары чәчүгә керешә. Басуга беренчеләрдән булып "Родина", "Алга" колхозлары, "Элита" ЧҖҖ хезмәткәрләре һәм башкалар чыкты. "ВЗП Билярск" ЧҖҖ, "Ясная поляна" ЧҖҖның "Игенче" бүлекчәсе арпа чәчүгә кереште. "Алга" колхозы әлеге культураны 200 гектардан күбрәк чәчте. 14 мең гектар күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру төгәлләнде. Районда көзге культураларны тукландыру эше дә төгәлләнеп килә: басуларда "Туман", 5 самолет, Биләр, Ромодан һәм Сахаровка җирләренә ашламалар сиптерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев