Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да

Май аенда орлыкларны җиргә утырттык та, китте кызу көннәр, июнь, июльдә - уңыш формалашкан вакытта да яңгырлар бик аз яуды. Бу чорны хәтта, 2010 елныкына якын дип бәяләүчеләр дә булды.Шулай да Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән тузан бөртегеннән дә кечерәк орлыклардан күп итеп җиләк-җимеш, яшелчә җыеп алырга була икән. Якташларыбыздан бу...

Май аенда орлыкларны җиргә утырттык та, китте кызу көннәр, июнь, июльдә - уңыш формалашкан вакытта да яңгырлар бик аз яуды. Бу чорны хәтта, 2010 елныкына якын дип бәяләүчеләр дә булды.Шулай да Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән тузан бөртегеннән дә кечерәк орлыклардан күп итеп җиләк-җимеш, яшелчә җыеп алырга була икән. Якташларыбыздан бу җәйдә өй янындагы бакчаларында нинди уңышлар җыеп алулары турында сөйләүләрен сорадык.

Роза, бухгалтер:

- Быел бәрәң­гене, эше күп, корт баса, җәй буе карарга кирәк ,дип утыртмадык. Аның каравы суган белән сарымсакны, кавын, карбызны күп утырттык. Әйбәт уңыш алыр өчен тырыш хезмәт тә куярга кирәк шул. Чүбе дә үсмичә тормый, суын да күршең кереп сипми. Әле моңарчы балалар кайтып булыша иде, хәзер аларның үз тормышлары, алай еш кайта алмыйлар. Бөтен хезмәт ирем бе­лән минем өстә. Чүпне өч-дүрт тапкыр утап чыктык, араларын да эшкәрттек. Өстәвенә быел җәй коры булды, 20 сутый бакчага ничек итеп су сибеп бетергәнбездер. Аның каравы бистәбездәге җәмәгать туклануы урыннарына берничә тапкыр яшелчә тапшырдым. Минем сарымсагым бик уңа, укучыларыма берничә киңәш биреп китим әле. Сарымсакны орлыктан утыртырга киңәш итмим. Бер елны шулай эшләп караган идем - өшеде. Чыгымлырак һәм мәшәкатьлерәк булса да, тәмләт­кеч яшелчәне тырнаклап утыртырга киңәш итәм. Алай ышанычлырак. Эшнең бер өлешен көздән үк башкарам. Аны сентябрь, октябрь айларының җылы торган көннәрендә утыртып чыгам. Җәй көне башларын өзеп чыгарга кирәк. Һава торышы да зур роль уйный, билгеле. Ни дисәң дә, җилнең дә вакытында исеп, яңгырның да вакытында явуы кирәк шул.

Сания апа, пенсионер:

- Быел бездә бәрәңге, алма, кара карлыган, кура җиләге бик уңды. 10 сутыйга 17 чиләк бәрәңге утырткан идек, 150 чиләкләп җыеп алдык. Уңыш, Аллага шөкер, әйбәт чыкты, дип саныйм. Ирем Казаннан кызыл бүлбеләр (сортын белмим) алып кайткан иде. Бакчага килеште. Бәрәңге икенче икмәк инде ул. Кыстыбыен, өчпочмагын, бәлешен, бөккәнен, ашын пешерәбез, кыздырабыз, тәгәрәтәбез. Бик яратабыз без бәрәңгене. Аннан башка берни эшләр хәл юк. Бакчада алабута үстереп, кеше көлдереп ятып булмый. Авыл белән бергә утыртабыз, бергә алабыз, кешедән калышып булмый. Уңыш бик әйбәт: үзебезгә дә, туганнарга да, балаларга да, тавык-чебешкә дә җитәчәк. Уңыш бик яхшы, артыгын сатарга да мөмкин. Бакчабыз зур, анда бәрәңге генә түгел, икешәр сутый кабак, чөгендер дә үстерәбез. Маллар күп: сыер, үгез, бозау, сарыклар, үрдәк, 30 тавык асрыйбыз. Эшебез дә, ашыбыз да җитәрлек. Кешечә яшибез, беркайчан зарланмыйбыз. Пенсиягә чыкканыма өч ел, шуннан бирле җәемнең узганын сизми дә калам, шәһәрдә яшәүче балаларыбызны яшелчәдән, иттән өзмибез, Раббыма шөкер, мин барысыннан да бик канәгать.

Гүзәл, сатучы:

- Минем кишәрлегем зур түгел, чөнки без күп катлы йортта яшибез. Шул кечкенә генә җир кисәгендә дә иң кирәкле яшелчәләрне: бәрәңге, суган, кишер, чөгендер хәтта бераз кыяр да үстердек. Үзең үстергән тәмле, экологик яктан чиста, үзебезнеке үзебезгә җитә. Мин быелгы уңыштан бик канәгать, җәй башында суга кытлык була бит әле бездә, тик шулай да көн саен су сибәргә тырыштык.

Быел кемнеңдер бакчасында бәрәңге уңды, кемдер чәчкән орлыгын да җыеп ала алмады, кайдадыр кишер эре булган, кайдадыр чөгендер, кемнеңдер суганы инде чери башлаган, кемнекедер искиткеч әйбәт саклана. Һава торышы барыбызныкы да бер төрле, хикмәт әллә орлыктамы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев