Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

үз җиренең улы

2013 елгы урып-җыю кампаниясе төгәлләнеп килә, һәм инде хәзер кайбер йомгакларны ясарга вакыт. Быел Биләрдән Алексей Данилов комбайнчылар арасында алдынгылыкка чыккан. «Class Меgа 370» комбайнында ул 2200 тонна ашлык суктырган.

Алексейны без басуда түгел, ә район үзәгендә очраттык, ул эшеннән буш вакыттан файдаланып (кичтән яңгыр явып узганлыктан, басуга төш-тән соң гына чыгарга мөмкин иде), ипотекага документлар тутырырга район үзәгенә килгән иде.
- Мин лидер икән-легемне хәтта белмәдем дә, - ди Алексей. - Бары тик иртәдән кичкә кадәр армый-талмый эшләдем, моны күзәтеп барырга вакытым булмады. Әлбәттә, һәрвакыт бөтен кешедән дә күбрәк суктырырга тырыштым, ләкин төрле сәбәпләр аркасында килеп чыкмады. Мәсәлән, узган җәй двигателем ватылды һәм ярты ай ремонтта тордым. Быел җәй комбайным мине уңайсыз хәлдә калдырмады, җитди бозылулар булмады.
Аның уңыш сере яшьлек һәм тәҗрибәсенең бергә кушылуындадыр, мөгаен. 27 яшендә ул инде ун елдан артык комбайнда эшли.
- Басуда 14 яшеннән бирле эшли инде. Әти-сенә булыша иде, - ди хатыны Эвелина. - Ә Зирекле мәктәбен тәмамлауга үзе генә эш-ли башлады. Мин аның эшенә хөрмәт белән карыйм, аның көне буе өйдә булмавы начар, әлбәттә, ләкин бу сезонлы эш, мин барысын да аңлыйм.
Урак алдынгысы аның сүзләрен раслап, урып-җыю вакытында өйдә төнлә генә булуын әйтә.
- Иртәнге алтыда чыгып китеп, төнге 10да гына кайтам, ләкин хезмәт хакы канәгатьләндерә, уртача 20-25 мең сум алам. Яз көне тракторда чәчәбез, сөрәбез, кыш көне хуҗалыкта терлекләр карыйм - эшсез торганым юк.
Агроном Раушан Вәлиуллин аны яхшы яктан гына характерлый:
- Яхшы егет, әйбәт гаилә башлыгы. Эчми, тартмый, техникага сак карый. Хәзер андыйларны таба алмыйсың. Әгәр начар эшләсә, шуның кадәр суктыра алмаган булыр иде. Беркайчан да артта калучылар арасында булганы юк, Министрлыктан грамоталары бар. Хатыны да әйбәт, декрет ялына кадәр бездә бухгалтериядә эшләде.
Алексей үзе киләчәккә өмет белән карый һәм беркая да китәргә җыен-мавын, биредә өен төзеп бетерергә ниятләвен әйтә:
- Стеналарын күтәрдек, түбәсен яптык. Хәзер төзелешне тәмамлап, гаиләм белән яңа өйдә яшәү өчен ипотека алырга документлар тутырып йөрим.Безнең ике улыбыз бар: олысы Данилга - дүрт һәм кечесе Артурга ике яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев