Заря
  • Рус Тат
  • Үзебез утырган ботакны чабабыз

    Башланып киткән 2013 ел экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау билгесе астында уза. Гәрчә табигатькә сак карау турындагы мәсьәлә күптән өлгереп җитсә дә. Ләкин кешеләрнең аңын һәм җәмгыятьнең кыйммәтләре системасын үзгәртмичә, экологик проблемаларның асылын аңламыйча һәм аларны хәл итүдә һәр кешенең катнашыннан башка килеп туган хәлне төзәтеп булмаячак. Бу уңайдан алексеевскилылар...

    Башланып киткән 2013 ел экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау билгесе астында уза. Гәрчә табигатькә сак карау турындагы мәсьәлә күптән өлгереп җитсә дә. Ләкин кешеләрнең аңын һәм җәмгыятьнең кыйммәтләре системасын үзгәртмичә, экологик проблемаларның асылын аңламыйча һәм аларны хәл итүдә һәр кешенең катнашыннан башка килеп туган хәлне төзәтеп булмаячак. Бу уңайдан алексеевскилылар нәрсә уйлыйлар икән?

    Лариса Индеева, аграр колледжның биология укытучысы: "Җәмгыять һәм табигатьнең балансланмаган үзара мөнәсәбәте шуңа китерде ки, кешелек цивилизациясе авыр экологик проблемалар, аның өстендә шуңа охшаш даими куркыныч асылынып торуы белән өченче меңьеллыкка аяк басты. Шуңа күрә бөтен кешелек дөньясының максаты - гаять зур экологик фаҗигане булдырмау, бу вакытта инде кешеләр бернәрсәне дә үзгәртә алмаячак, газапланучы пассив як булып калачак. Без барыбыз да Җир дип аталган бер корабның пассажирлары булганлыктан, аннан бүтән бернәрсәгә дә күчеп утыра алмыйбыз". (Антуан де Сент-Экзюпери). Бүген "соңгы ботак"ны саклап калып һәм шуның белән үз-үзеңне юк итүдән үзеңне коткарып, планетабызны җансыз, шыксыз, чүп-чарга һәм кеше эшчәнлегенең башка калдыкларына күмелгән чүлгә әйләндерүгә юл куймый алабыз әле.
    Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә идарә итүнең барлык чарасы эшли, ләкин шуңа да карамастан, хәл кискен булып кала бирә. Әлеге сәбәпләрнең берсе-гражданнарның экологик культурасы түбән булуда. Болай әйткәндә экологик грамоталылык, хәбәрдарлык, инанганлык һәм табигатькә сак карау нормаларын үтәүдә активлык күз алдында тотыла. Без барыбыз да табигатькә мөнәсәбәтебезне бәяләргә өйрәнергә, өстәвенә үз иминлегең позициясеннән чыгып караганда гына түгел, ә бәлки "табигать һәм җәмгыять" системасында үзара мөнәсәбәтләр гармониясе күзлегеннән чыгып караганда да. Кешенең табигый мохиткә тискәре йогынтысын киметү һәм аңа үз ихтыяҗларыңны гына канәгатьләндерү чарасы буларак караудан баш тарту бик мөһим.
    Соңгы елларда экологик белем бирү һәм тәрбияләү мәгариф системасын үстерүдә актуаль юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Чөнки моннан башка иҗтимагый экологик аң формалаштыру мөмкин түгел. Ләкин, ни кызганыч, һөнәри белем бирүдә экологик фәннәргә бик аз сәгать бирелгән, ә гомуми белем бирү системасында алар бөтенләй дә юк..."
    Энҗе Сөниева, ЗАГС бүлеге начальнигы: "Экология темасы елдан-ел әһәмиятле темага әйләнә бара. Әйләнә-тирә мохит белән проблемалар шулкадәр күп җыелды ки, күптән инде чаң сугарга вакыт җитте. Ләкин күпчелек россиялеләр элеккечә үк моңа күз йомуны артыграк күрәләр. Менә шулай итеп предприятиеләр, ахыргы нәтиҗәләр турында кайгыртып, атмосфераны һәм су ресурсларын үзләренең промышленность калдыклары һәм пычрак сулар белән пычратуларын дәвам иттерәләр. Ләкин бит без табигатьнең бер өлеше һәм аның чисталыгы-сәламәтлегебезне тәшкил итүче нәрсәләрнең берсе. Шуңа күрә предприятиеләр, үз эшчәнлекләре белән табигатькә зыян китермәсеннәр өчен, чистарту корылмалары төзү, әгәр кирәк булса, производствоны яңарту турында кайгыртырга тиешләр.
    Гомумән, экологик тәрбия кече яшьтән башланырга тиеш. Ләкин, мәсәлән, банан кабыгын яки туңдырма кәгазен урамга ташлап калдыру безнең өчен норма санала икән, ул чагында нинди тәрбия турында сөйләргә мөмкин соң? Ә Сабантуйдан соң нәрсә калганын күрегез әле. Чүп-чар өеме. Ә бит бу адым саен урна куелган булса да. Цивилизацияле илләрдә хәтта урамга ташланган сигарет яки кәнфит кәгазе өчен дә шактый гына штраф каралган. Минем танышларым күптән түгел Германиягә бардылар, анда немецлар якын-тирәдә генә урналар куелмаган булса, чүпләрен сумкаларына салалар икән. Шулай булгач, анда тәртип булмый ни булсын. Безгә дә үз менталитетыбызны үзгәртергә һәм экологик культурасызлыгыбызның нәрсәгә китерүе турында уйланырга вакыт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: