Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зөфәрнең уңыш формуласы

Агроном Зөфәр Нуретдинов быел районда иң яхшыларның берсе булды, аның басуларыннан иң югары уңыш җыеп алынды. Газета битләрендә аның ничек итеп уңышка ирешү серләрен ачыкларга тырышырбыз.

Зөфәр таза тормышлы авыл гаиләсендә туа. Әти-әнисе - Кыр Шунталысы авылы кешеләре. Әтисе Зиннәтулла Тәхиятулла улы - гомер буе басуда иген иккән механизатор, әнисе Гөлфирә Миңзаһит кызы - атказанган сыер савучы, ул яхшы эшләгәне өчен күп кенә грамоталарга лаек булган. Энесе белән сеңелесе дә тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгәннәр: Рузия - бухгалтер, энесе Зөлфәт машина йөртүче.

- Басуда әтигә булыша идем: яз көне тракторга утырып җир сөрдем, җәен комбайнда эшләдем. 1985 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә карар иттем. Ул чакта хыялым агрономия яки терлекчелек факультетына бару иде. Күңелемә хуш килгәнен сайладым - җирдә эшләү миңа һәрчак ошады. Укуымны тәмамлаганнан соң Вахитов исемендәге колхозда үсемлекләрне химик саклау буенча агроном булып урнаштым, орлыкчы һәм ток мөдире булып та эшләргә туры килде. 2005 елда "Кыр Шунталысы" ААҖның баш агрономы булдым, - ди Зөфәр Зиннәтулла улы. - Бездә басулар бик күп: алар Сабакайка, Кыр Шунталысы, Сахаровка, Лебяжье, Речное янында урнашкан. Бер көндә генә барлык басуларны йөреп чыгып та булмый. Урып-җыю вакытында иртәнге 6да эшкә киләсең дә, кичке уннарда гына өеңә кайтасың. Иң мөһиме - культураларны карау таләпләрен вакытында һәм дөрес үтәү. Безгә язын көзге культураларны өстәмә тукландыру өчен самолетларны җәлеп итүебез бик булыша. Җирләр әле кипмәгәнлектән, тракторлар кырга чыга алмаганда канатлы машиналар барысын да вакытында эшли. Моннан уңышлылык та күтәрелә, без дә әйбәт уңыш алабыз. - Бездә төп культуралар - кукуруз һәм көзге бодай. Күпьеллык үлән үсә торган басулар да күп. Бу мәйданнар илебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән техника белән эшкәртелә, кукуруз чәкәннәрен җыеп алу өчен районда сирәк булган ургычыбыз да бар. Заманча техника аркасында элеккечә ярдәмче эшчеләр күп кирәкми, хуҗалыкта әйбәт коллектив тупланган (21 механизатор), барысы да тәҗрибәле һәм җаваплы, - дип дәвам итә агроном.

Яхшы уңыш алуда, аның сүзләренчә, даими төстә укыту процессы да уңай нәрсә булып тора.

- Казанга барабыз, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм оешмабыз оештыра торган квалификацияне күтәрү семинарларында катнашабыз. Зөфәргә гаилә тылының нык булуы да булыша. Кыр Шунталысы урта мәктәбе директоры булып эшләүче хатыны Гөлсинә Наил кызы иренә булыша һәм аны бөтен нәрсәдә дә хуплый. Олы кызлары Рания әтисе эзеннән китеп, авыл хуҗалыгы университетының агрономия факультетында 5нче курста укый. Кече кызлары Эльвира әле 9нчы сыйныфта гына һәм киләчәктә кем булачагын тәгаен генә әйтә алмый әле.

Зөфәр Нуретдиновның уңышын тәшкил итүче нәрсәләрне гомумиләштерсәң, түбәндәгечә килеп чыга: яраткан эше + барлык таләпләрне төгәл үтәү + әйбәт коллектив һәм тату гаилә. Бәхет формуласын китереп чыгарган физик Ландауныкы кебек үк диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев