Заря
  • Рус Тат
  • Шунталыда – бәйрәм

    Авыл халкын бәйрәмнәр белән артык кинәндермиләр. Казан артистлары да авылларга бару урынына район үзәгенә килүне хуп күрәләр. Ә менә район мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылларга барып, төрле чаралар үткәрәләр. Бу юлы алар Урманасты Шунталысы авылы мәдәният йортында "Искечә Яңа ел" бәйрәмен күңелле итеп үткәреп кайттылар. Бу хакта мәдәният йорты методисты Рәфидә...

    - Соңгы вакытта һәр татар авылында район чаралары үткәрү гадәткә керде. Декабрьдә Коры Көрнәле авылында "Каз өмәсе" үткәргән идек, ә күп тә үтмәде, 13 гыйнварда, Урманасты Шунталысы авылында "Искечә Яңа ел" дип аталган фольклор бәйрәме үткәрдек. Авыл халкы чит-ят концертларга бик сусаган булып чыкты. Дөрес, урманастышунталылылар үзләре дә югары дәрәҗәдә сыйфатлы бәйрәмнәрне гел оештырып торалар. Аларга халык бик теләп йөри. Бу юлы да бик күп кеше җыелды. Сәхнә алдына зур чыршы алып кайтып утыртканнар, аны искиткеч матур итеп бизәгәннәр иде. Шуңа исем китеп карап тордым. Район үзәгендә чыршылар югары дәрәҗәдә бизәлсә дә, алар ничектер күңелне җылытмый, ә монда авылча итеп, безнең бала чакларны искә төшерерлек итеп бизәлгән, гирляндалар һәм уенчыклар үзенә бертөрле, үзенчәлекле итеп эленгән иде.
    Бәйрәм рус музыкасыннан башланып китте. Мин аны компьютер кабызганнар, дип уйладым. "Нишләп болай башладылар икән, татар музыкасыннан түгел?" - дип уйларга да өлгермәдем, артыма борылып карасам, бер кыз җырлавын күреп алдым. Тавышы искиткеч матур, нәкъ София Ротаруныкы кебек. Мәдәният йорты директоры Земфирадан: "Кем бу? Кайдан килеп чыкты шундый җырчы?" - дип сорадым. "Бу безнең авылның Айгөле шулай җырлый", - диде ул. Мин аның җырлавын беренче тапкыр ишеттем. Бу авылга алар күптән түгел генә күчеп килгәннәр, үзе дүртенче балага йөкле дә икән әле, моңа кадәр җырлаганы булмаган. Шуннан соң чара татар номерлары белән саф татарча барды. Артистлар тирә-як авыллардан да килгәннәр иде. Урманасты Шунталысы мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләре бик матур итеп сигез-тугыз номер әзерләгәннәр. Фирдүс Тямаев җырларына пародияләр бар иде. Ранил Вәлиев белән биюче егет һәм кыз аның "Сандугач" җырына куйган пародияне кешеләр эчләре катканчы көлә-көлә карадылар. Башка артистлар да бик матур җырладылар, ә балалар бакчасында тәрбияләнүче матур киемнәр кигән сабыйлар "Куяннар биюе"н таң калырлык итеп башкардылар. Алар барысы да чыршы тирәли биеп әйләнделәр. Ә Гөлфәния Казилова башкарган "Урсал тауда" җырына бөтен зал кушылып җырлады. Чыршы бәйрәмендә шулай ук Түбән Тигәнәледән Наилә Арсланова, Кыр Шунталысы, Коры Көрнәле, Кр. Баран, Урта Тигәнәле, Юеш Көрнәле, Зур Тигәнәле авылларыннан, кыскасы, артистлар бөтен авыллардан да диярлек килгән иде.
    Авылларда бию коллективлары булмаганлыктан, Биләрдән "Радуга" ансамблен алып бардык. Халыкка аларның чыгышын күрсәтәсе килгән иде. Аның андый коллективны күргәне юк, чөнки бөтенесе дә район үзәгенә Казаннан килгән артистларның концертларына йөри алмый, бигрәк тә Урманасты Шунталысы кебек еракта урнашкан авыллардан.
    Тик менә бер кашык дегет бер мичкә балны пычрата, дигәндәй, биләрлеләргә бу клуб ошамады, ни өчен дигәндә, монда капиталь ремонт кирәк: идәннәре кыршылып, буяулары юылып беткән. Алар бит үзләренең ялтырап тора торган клубларында чыгыш ясарга күнеккәннәр. Тик аларга клуб ошамаса да, алар халыкка ошады. (Әле тагын клубның үз аппаратурасы да юк, аны сатып алырга финанс мөмкинлек бирми. Аппаратураны Юеш Көрнәледән Илсур алып килде).
    Соңыннан алда әйтеп киткән Айгөл Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарыннан "Җиләк җыйдым" җырын башкарды. Ул шулкадәр матур яңгырады ки, халык аңа кушылып чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнде. Концерттан соң мин аны барып кочакладым да: "Рәхмәт яусын, бәби тапкач та югалып калма, җырларга кирәк сиңа", - дидем. Районда бер искитмәле тавыш иде бу.
    Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Алар бөтен кешегә татлы ризыклар өләшеп йөрделәр. Гүзәл чыршы янында халык рәхәтләнеп биеде. Бик шәп бәйрәм булды бу. Ә фойеда самавырлар кайнап, коймаклар пешеп торды, теләгән кешеләр коймак белән кайнар чәй эчеп рәхәтләнде. Бәйрәм тәмамланганда авыл халкы исеменнән Рабига апа Ишниязова чыгыш ясады: ул артистларга рәхмәт әйтте, авыл халкын клубларга йөрергә чакырды, бергәләп яшик, бергәләп эшлик, дөньялар - тыныч, күңелләр нурлы булсын, Мәдәният елында клуб хезмәткәрләренең проблемалары җиңеләйсен иде, дигән теләкләрен җиткерде. Кешеләр күңелләре күтәрелеп, рәхмәт әйтә-әйтә, мондый бәйрәмнәр тагын да оештырылсын иде, дигән фикерләрен әйтеп, өйләренә таралыштылар.
    Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: